Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык пикетка чыгып казага киртә салды


Казан янындагы Малые Клыки авылы кешеләре урамнан югары басымлы газ үткәргеч салуга каршы.

Бу авыл кешеләренең 25 сентябрь көнне Татарстан хөкүмәте каршына пикетка килүләре турында хәбәр Казан шәһәренең Совет район хакимиятенә барып ирешкән күрәсең. Торак идарәсе башлыгы урынбасары Фирдус Гәрәфетдинов “Кулонстрой” эшләре туктатылды дип белдерде. “Анда “Кулонстрой” эшләрен туктатты. Ул газүткәргечне башка җирдән үткәрү турында уйлыйлар”,- диде Фирдүс Гәрәфетдинов. Әгәр күндәм гади халык баш күтәрмәгән булса авыл аша куркыныч янаган үткәргечне сала да башлаган булырлар иде.
Гөлфия Сәетова бу эш тормышка ашса, авылларында шартлау булып зур каза килергә мөмкин дип хәвефләнә. Татарстан хөкүмәте бинасы каршына чыккан 30-лап кеше арасында ул да бар иде. Чөнки авыл кешеләре ризалыгын алмыйча гына монда югары басымлы газ үткәргеч торба салырга җыенганнар. Авыл кырыеннан булса бер хәл, ә нәкъ авыл уртасыннан урамнан икән.
“Кулонстрой” дигән оешма безнең авыл артында “Кояшлы үзән” дигән авыл сала башлады. Авыл уртасыннан газ үткәрергә уйладылар. Урам бик тар булганга без бу эшкә каршы чыгабыз. Моннан газ үткәртмәскә булдык”,- ди Гөлфия Сәетова.
Алар бу куркыныч хәл турында авыл башына зур диаметрлы торбалар китереп куйгач кына белгән. Беренче эш итеп Казанның Совет районы хакимиятенә борчылып хат язганнар. Әмма бүгенгә кадәр түрә-кара арасыннан беркем дә күренмәгән. “Кулонстрой” вәкилләре бу хаттан соң авылга килгән килүен, әмма халык белән очрашып бу газүткәргеч салына калса, нинди куркынычы бар икәнлеге турында сөйләшеп алуны кирәк санамаган алар.
“Безнең авыл уртасында күл бар. Ә бик борынгы заманнарда авыл башында бик тирән елга булган. Элек-электән ул елганы күмеп аның урнына йортлар салганнар. Яз, көз көннәрендә шул урын аска бата-бата җимерелә бара. Ел саен без аңа таш тутырабыз. Шул урында сыгылып бу биек басымлы газ шартларга мөмкин. Ул бит зур басымлы газ күп көчкә ия. Без шуңа күрә каршы”.
Малые Клыки авылында да җирле үзидарә бар барын. Әмма аның башлыгы Илгизәр Әхмәтшин бу мәсьәләдә авылдашлары ягына басмаган күрәсең. “Миннән бернәрсә дә тормый дип әйтә ул. Ниндидер сәбәпләр аркасында кул куярга мәҗбүр булган. Башта безнең белән сөйләшеп аннан соң гына кул куярга тиеш иде. Әмма бер тапкыр да аның белән очрашкан булмады”.
Торба салына калса ул ике урам аша узачак. Анда 60 лап йорт бар. Мондагы һәр өй анда яшәүчеләр көче белән күтәрелгән. Алай гына да түгел яшәеш челтәрен дә алар үз акчаларына булдырган.
“Суны да үз хисабыбызга үткәрдек, газга да акча җыйдык, юлга да үзебез җыябыз. Совет районы һәм элеккеге Биектау районы хакимияте вәкилләре дә безгә бернәрсә белән дә ярдәм иткәннәре булмады”,- ди Гөлфия Сәетова.
Билгеле булганча, Кечкенә Клыки авылы элегрәк Биектау районына караган булган. Бүгенге көндә исә ул Казанның Совет районы хакимияте карамагында. Яшрәкләр пикетта һәм эштәгеләр өйдә булмаган чакта торба салу өчен җирне казый башламасыннар дип карт-коры каравылда тора икән.
“Әбиләр һәм балалар белән өйдә утыручы 30-лап кеше бар. Эшчеләр кайтып киткәнче ике урам башында иртәдән кичкә кадәр алар саклап утыра. Безне кешегә санамауларыннан йөрәк авырта, җылыйсылар килә”,- ди “Малые Клыки” авылына килен булып килгәненә 25 елын тутырган Светлана Булыгина.
XS
SM
MD
LG