Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

Мәхкәмәләр бусагасын таптаган Чаллы татар иҗтимагый үзәге вәкилләре шундый нәтиҗәгә килгән.

Газетның “Тормыш сулышы” битендә “Татар кешесе! Син бабаңның кеше ашаучы булмавын исбатлый аласыңмы?” дигән мәкалә урын алган.

Мәкаләдә сүз Чаллы татар иҗтимагый үзәге вәкилләренең 6 сыйныф укучылары өчен 2003 елда нәшер ителгән “История отечества” (авторлары – А.А.Преображенский, Б.А.Рыбаков) дип аталучы тарих дәреслегендә тарихи ялган тасвирланганын исбатларга тырышуы турында бара.

Милли мәҗлес депутаты Фаих Таҗиев сүзләренә караганда, китапта урыс кешеләренә мәдхия укыла, ә татар халкы турында дөреслеккә туры килмәгән сүзләр тулып ята.

“Бер генә мисал: дәреслекнең 89нчы битендә учакта кыздырылучы кеше гәүдәсе һәм учак тирәсенә тезелеп утырган кешеләр сурәтләнгән. Рәсем астында аңлатма рәвешендә “Татарлар урысларны шулай кыздырып ашый торган булган”, дип язылган. “Бу безнең милли горурлыгыбызга тия. Шул сәбәпле Русия Мәгариф министрлыгы белән судлашырга мәҗбүрбез”, ди Фаик Таҗиев.

Судлашучылар фикеренчә, РФдә яшәүче башка халыкларны, беренче чиратта, татарларны мыскыл итеп урыс милләтен бөеккә күтәрергә омтылу күренеше дәреслектә ярылып ята. Уку елы башыннан ахырына кадәр авторларның максаты – бөек рус халкы образын булдырып, милли күрә алмаучылык хисләре тудыру, татарларның милли хисләрен сүндерү...”, ди автор Лилия Яруллина.

Татарстан һәм Русия мәхкәмәләрендә шикаять кире кагылгач, иҗтимагый үзәк вәкилләре Русия югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена. “Анда да татар файдасына карар чыгармасалар, Европа мәхкәмәсенә барып җитәчәкбез”, ди Фаик Таҗиев.

“Безнең гәҗит”нең яңа санында мөхәррир сүзе тамгасы белән “Әхлакка кагылумы, тел кыскартумы?” дигән мәкалә бирелгән. Монда сүз Татарстан журналистлар берлегенең, әхлакый нормаларны сакларга чакырып, кабул ителгән мөрәҗәгате турында бара.

“Без танылган медиа брендларын халыкны фәхешлеккә, шикле күңел ачуларга һәм башка җәлеп итү өчен файдалануга каршы. Чөнки бу гади гражданнарның яраткан басмаларына, теле, радиоканалларына ышанычларын югалтуга, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларының абруе төшүгә китерә”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Ләкин журналистлар бу мөрәҗәгатьнең төбендә башка нечкәлекләр ята дип фараз итә, аерым басмаларны кысрыкларга тырышу дип аңлый”. Автор әлеге фикерне дәлилләүче мисаллар, бәхәс уяткан темага төрле интернет форумнардан өзекләр дә китергән.
“Интертат.ру” сәхифәсендә бер аноним укучы мондыйрак язма калдырган: “Русия депутатларының хезмәт хакы 125 мең сум. Безнекеләрнеке дә аз түгелдер. Журналистларның 6-7 мең акчасы тормыш итәргә җитәме икәнен ник берсе дә уйламый? Чыгымнарны киметү турында сүз бара, журналистиканы белмәгән кешеләр журналистикага өйрәтә, ә алга китеш юк”.

“Дөрес сүзгә җавап юк. Бары шуны гына өстим: хакимияткә хәерче журналист бик файдалы. Ул бәйсез була алмый, чөнки тамагы ач. Чөнки ач – ялчы булырга риза. Халыкта, эт симерсә, хуҗасын тешли, диләр бит. Журналистларның симерүләреннән бик куркалар безнең илдә. Ул бүгенге матбугатка тулаем күз салсаң абайлана да инде...”, дип тәмамлый үзенең мәкаләсен Илфат Фәйзрахманов.
“Безнең гәҗит”нең соңгы битендә башка диннән күчеп Исламны кабул иткән спортчылар турында бара.

Мәкалә “Спорт Исламга тартыла” дигән баш исемдә бирелгән. “Дөньяда көннән-көн мөселманнар саны арта гына. Бигрәк тә аларның Европада ишәюе күзәтелә. Билгеле, күпләр Көнбатыш илләрендәге мөселманнарны чит илләрдән күчеп кайткан эмигрантлар рәтенә кертә. Тик хәзер галимнәр тикшерүенчә, этник христиан европачыларның да күпчелек өлеше, дөнья һәм ахирәтнең чын хакыйкатен танып, Исламны кабул итүен искәртә”.

Моңа мисал итеп Франция җыелма такымындагы футболчылар китерелә. Биредә 23 футболчының сигезе Ислам динен тота. Һәм иң кызыгы, алар башка диннән күчеп Исламны кабул иткән булган.
XS
SM
MD
LG