Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров хисләргә бирелмәскә чакырды


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Грузия низагыннан соң, хисләргә бирелеп Вашингтон белән Мәскәү хезмәттәшлеген өзелелмәскә тиеш, ди.

Лавров Кушма Штаталар дәүләт секретаре Кондолиза Райс белән Нью-Йоркта уза торган БМО генераль ассамблеясының 63нче сессиясе кысаларында очрашты. Августагы Көньяк Осетия низагыннан соң бу ике дипломат беренче тапкыр күзгә-күз очрашып сөйләште. Моңа кадәр Грузиядәге хәрби чаралардан соң алар 3 тапкыр телефоннан гына аралашкан иде.

Ике яклы сөйләшү ябык ишекләр артында узды. Мәгълүматларга караганда, очрашу барышында Райс Русиянең Грузиягә бәреп керүен һәм Көньяк Осетия белән Абхазиянең бәйсезлеген тануын зур хата дип атаган. Моннан тыш ул соңгы гамәлләре өчен Русия халыкара дәрәҗәдә ярдәмгә өмет итә алмыячак һәм шуның белән үзенә зур авырлыклар тудырды дигән.

Лавров үзе Райс белән сөйләшү бик мөлаем узды дип белдерсә дә, массакүләм мәгълүмат чаралары шактый каршылыклар булганын билгели. “Әлбәттә кычкырулар, өстәл сугулар булмады, чөнки икесе дә үз эшенең остасы, әмма фикер каршылыклары аерым ачык сизелде”, диде журналистларга әлеге очрашуда катнашкан дәүләт секретаренең ярдәмчесе Дэниел Фрид.

Райс белән сөйләшүдән соң Лавров Халыкара мөнәсәбәтләр берлегенең аналитик үзәгендә американ сәясәт белгечләре белән очрашты һәм Грузия низагындагы каршылыклар туу сәбәпле генә Мәскәү белән Вашингтон хезмәттәшлеге өзелергә тиеш түгел дип белдерде.

“Мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә хисләргә таянып эш итү өчен кулай вакыт түгел. Инде әйтүемчә, без Грузиядә халыкара хокук тәртипләренә нигезләнеп гамәл кылдык, ягъни берләшкән тынычлык көчләре урнашкан җирдә Русия хәрбиләренә грузин хезмәттәшләре тарафыннан һөҗүм ясалгач аларны якладык”, диде Лавров американ экспертлары белән очрашуда.

Шулай ук ул кешеләрне яклау турындагы җаваплыклар бары сүздә генә калырга тиеш түгеллеген әйтте.

“Берләшкән Милләтләр оешмасы һәм башка җирләрдәге дебатлар сүз өчен генә кулланыла икән без моны дөрес дип санамыйбыз”, диде Лавров.

Американ сәясәт белгечләре шулай ук Лавровтан күрше илләргә Көнбатыш тарафлы җитәкчеләрне куюга китергән төсле инкыйлабтан Русия курыкмыймы дип кызыксынды. Дипломат инде тарихи инкыйлаб булды һәм ул бик аяныч тәмамлануын әйтте.

“Безнеңчә демократияне алга серү өчен инкыйлабны маяк итү дөрес түгел. Билгеле булганча, 1917 елны без моны инде кулланып карадык һәм нәрсә килеп чыкты соң? Сезнең белүегезчә бу кызыл инкыйлаб иде”, диде ул.

Грузиядән аерылган Көньяк Осетия белән Абхазиядәге халыкның күпчелегендә Русия паспорты булуын искә алып, Лавров хокуклары бозылган, дискриминацияләнгән ватандашларын төрле рәвешле яклау Русиянең тышкы сәясәт принциплары булуын искәртте.
XS
SM
MD
LG