Accessibility links

Обама һәм Маккейн Буш белән кризис турында сөйләшә


АКШ президентлыгына демократлар намзәте Барак Обама белән республиканнар намзәте Джон Маккейн президент Джордж Буш белән илдәге финанс кризисы турында гадәттән тыш сөйләшүдә катнашачак.

Финанс системасын коткаруга 700 миллард доллар бүлү планы турындагы ул сөйләшүдә Конгресс җитәкчелеге дә катнашачак.

Чәршәмбе көнне Буш, Кушма Штатлар зур финанс кризисына тарыды, әгәр дә Конгресс ашыгыч чара күрмәсә, икътисадый каза башланырга мөмкин дип кисәтте һәм Конгрессны бу планны хупларга чакырды.

Буш әйтүенчә, әгәр Конгресс аны ашыгыч рәвештә хупламаса, АКШта финанс паникасы башланырга, миллионнарча кеше эшләрен югалтырга мөмкин.

Бу план базар бәяләре яхшырганчыга кадәр хөкүмәтнең банклар бурычын үз өстенә алуын күздә тота.

Әмма Конгресста аңа каршы чыгучылар мондый план салым түләүчеләр хисабына банкларның начар эшчәнлеген бүләкләү булачак ди.
XS
SM
MD
LG