Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм мөселман илләре мөнәсәбәтендә яңа борылыш


Президент сайлавына санаулы көннәр калган шушы көннәрдә Америкада икътисади киеренкелек көн тәртибендә кала. Намзәтләр алдында исә иң мөһим бәхәсләрдән берсе - иминлек һәм тышкы сәясәт мәсьәләсе.

Иминлек стратегияләре турында өйрәнүләр алып барган махсус бер төркемнең чыгарган яңа хисабында, террорчылык белән көрәштә Американың мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрен арттыруы яхшы булыр иде диелгән. Хәтта кирәк очракта, Иран кебек дошман илләр белән дә.

"Американың мөселман илләре белән мөнәсәбәтендә яңа юл билгеләү" дип аталган әлеге хисап Американың тышкы сәясәтендәге юл харитасын билгеләү максатында әзерләнгән. Чәршәмбе көнне дөнья күргән хисапны Вашингтонда урнашкан "АКШ-Мөселман бәйләнешләре" дип аталган төркем әзерләде.

Төркемне Американың төрле юнәлештә эшләгән танылган шәхесләре тәшкил итә. Күренекле 34 кеше арасында тышкы эшләр бүлегендә эшләгән сәясәтчеләрдән кала, сәүдәгәрләр, дин әһелләре, мәгариф хезмәткәрләре һәм психология белгечләре бар.

Төркемдә катнашкан галимнәрнең 3/1 өлеше мөселманнар тәшкил итә. Анда шулай ук элек конгресстә эшләгән вәкиле, элекке дәүләт секретары Мадлейн Олбрайт һәм Ак йортның элекке югары рәсмиләреннән Ричард Армиитаж да бар.

Хисапта, дөньяда киеренкелекнең дәвам итүенә карамастан, АКШ һәм мөселман дөньясы халыкларының уртак теләктәшлектә торуы телгә алына. Ягъни ике тараф та, дөньяда тынычлык булуын, дустанә мөнәсәбәтләрнең артуын, илне яхшы җитәкчеләрнең идарә итүен һәм бер-беренә карата ихтирамның урнашуын өмет итә.

Америка һәм дөньяның башка илләрендә иминрәк атмосфера тудыру өчен яңа стратегияләр үстерүне максат итеп куйган төркем, АКШ, мөселман илләре һәм дөньядагы башка халыклар арасында киеренкелекне киметү өчен чаралар эзли. Шул уңайдан төркем йөзләгән АКШ һәм мөселман галимнәре арасында диалог сөйләшүләр дә алып бара.

Хисапта - мөселман илләре белән мөнәсәбәтне яхшырту хәзерге вакытта АКШ һәм халыкара иминлек өчен бик мөһим мәсьәлә. Президент Бушның "террорчылыкка каршы глобаль сугыш" башлау карарының иминлекне арттыруда җитәрлек булмавы ачыкланган хисапта, эктримизм белән көрәштә хәтта иминлеккә дә зыян китерүе телгә алына.

Узган берничә ел эчендә хәрби көчнең әһәмияте аңлашылса да, асылда бу АКШның башка илләр белән террорчылыкка каршы бергә көрәшү мөмкинчелегенә дә зыян салды. Шуның өчен АКШ хәрбиләре Гыйрак, Әфганстан һәм Пакыстан кебек илләрдә эктримистик көчләр белән эш итә алмады диелә.

Әлеге хисап Барак Обама белән Джон Мэккейнең җомга көнне халык алдында беренче тапкыр үз һәдәфләрен ачыклаячаклары бәхәсләшү программы алдыннан дөнья күрде. Америкада хәзерге вакытта икътисади киеренкелек көнүзәк тема булса да, намзәтләр алдында иң мөһим бәхәс тышкы сәясәт һәм иминлек мәсьәләсе тора.

XS
SM
MD
LG