Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чәк-чәк дөньяны яулый


4 үктәбрдә Русиянең бик күп калаларында һәм чит илләрдә татар халкының милли тәм-томы- чәк-чәкне тәкъдим итү булачак.

Төмән өчен чәк-чәк ят түгел. Аны шәһәрдәге сәүдә урыннарында, базарда да күрергә була. Бер ширкәт Төмәндә үк пешереп үзенең кибетләренә дә чыгара. Аннан да кала Татарстан башкаласыннан ук китерелгәнен “Метро” дигән зур сәүдә үзәгендә дә саталар. Шулай да Төмән яшьләре дә чәк-чәкне тәкъдим итү чарасыннан читтә калмаячак. Дөрес итеп пешерү ысулы белән таныштытырга уйлыйлар.
“Чәк-чәк татар халкының иң тәмле һәм кунак ризыкларыннан берсе. Аның аша татарларның киң күңелле, кунакчыл булуын күрсәтергә телибез һәм шул ук вакытта чәк-чәкне популярлаштыру да булачак”,- ди бу чараны оештыручыларның берсе форум идарәсе вәкиле Алия Сабирова. Чит төбәкләр өчен бу чара бик зур әһәмияткә ия дип тә өстәде ул. Сер түгел, татар дигән сүз кайбер милләт вәкилләрендә тискәре хис тудыра. “Иго” белән бәйләргә тырышучылар да, аңа ышанучылар да юк түгел.
4 үктәбр көнне “Чәк-чәк party”не Төмән, Екатеринбур, Чиләбе, Иваново, Омски, Тольяттида да үткәрәчәкләр. Шулай ук Азәрбайҗан, Украина, Төркия, Литва, Казакъстан татарлары да кушылмакчы.
Литва татарлары башка милләттән булганнарга чәк-чәк пешерү серләрен өйрәтсә, Тольятти татарлары милли дискотекага килгәннәрне бу тәм-том белән сыйлаячак.
Бу хакта әле яңа гына Казанда узган Бөтендөнья татар яшьләре IV форумы идарәсенең утырышында килешенгән булган. Чараны үткәрү иң башта Төркиядән килгән Миләүшәнең күңеленә килгән. Һәм калганнар да “Чәк-чәк party”не хуплаган.
4 үктәбрдә Казанда бу бәйрәм Бауман урамындагы “Чәй йорты” янында узачак. Милли киемдәге яшьләр чәк-чәк белән дә сыйлаячак, аны әзерләү ысулы язылган календарьләр дә таратачак. Шулай ук кайсы ширкәт пешергәне тәмлерәк икәнен ачыклау да булачак.
“Чәк-чәк party”гә Казанның 3,7 санлы икмәк пешерүчеләре, “Биләр” рестораны, “Бәхетле” һәм “Тәмле” ширкәтләре дә кушылырга уйлый.
XS
SM
MD
LG