Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаның мәгълүмат чаралары Казанда


Европа теле-радио тапшырулар берлегенең еллык финанс җыенында 30дан артык илдән белгеч катнашты.

Еш кына радио-телевидения турында сүз чыкканда, татар зыялылары, аның милли, мәдәни, әхлакый аһәмияте турында гына сөйләргә ярата. Баксаң, гаммәви матбугат чыганаклары челтәрен булдыру, эшләтү һәм тарату, бик зур чыгымнар таләр итә икән. Әмма телевидениянең финанслану ягы күп очракта истән чыга.

Шушы көннәрдә, Казанда Европа күләмендәге тагын бер чара узды. Европа теле-радио тапшыручылар берлегенең XIV еллык җыелышында әлеге берлекнең финанс җитәкчеләре һәм 30дан артык илдән белгеч катнашты. Мәскәү белән Петербурда уздырганнан соң, оештыручылар мондый җыелышны Казанда да үткәрергә булганнар. Татарстан башкаласын алар, бүгенге көндә нык үсеш кичерүче һәм күпләргә кызыклы шәһәр дип бәяли.

Дөняда ике зур теле-радио тапшыручылар берлеге бар – Европаныкы һәм Тын окена Азия берлеге. Европа теле-радио тапшыручылар берлеге 1950 елда Европаның 23телерадиокомпаниясенең ихтыяҗы белән төзелгән. Бирегә төрле илләрдән коммерцияле булмаган, милли, дәүләт телерадиокомпанияләре кергән. Русия мәгълүмат чараларыннан, бу берлеккә “Бөтенруссия дәүләт телерадиокомпанисе”, “Маяк”, “Русия тавышы”, “Орфей” радиолары һәм “Беренче канал” кергән.

Теле-радио тапшыручылар берлегенең Казанда узган җыелышы максатларын, әлеге берлекнең финанс департаменты җитәкчесе Джулиан Экерт болай диде:

“Бу җыелышта берничә мөһим сорау каралачак. Шуларның берсе - бүгенге көндә җәмәгатьчелек өчен тапшыруларны камилләштерү, телевидения, радионы үстерү. Бүген әлеге чара кысаларында Европа теле-радио тапшыручылар берлеге финанс ассамблеясе президенты һәм аның ике урынбасары сайланачак. Бу чараларның Казанда үтүенә без бик шат”, ди Джулиан Экерт.

Моннан тыш, бу җыелышта телекомпанияләр арасында тапшырулар белән алмашыну тәҗрибәсе, бергә проектлар төзү, берлек әгъзаларына спорт, мәдәният һәм халыкара чараларны яктыртуга төрле ташламалар бирү турында да сүз барган.


Татарстан ягыннан исә кунакларны республика премьер-минситры Рөстәм Миңнеханов, “Бөтенруссия дәүләт телерадиокомпания”сенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Айрат Сибагатуллин, “Татмедиа” башлыгы Марат Моратов каршы алды.


Җыелыш барышында Рөстәм Миңнеханов, президент Миңтимер Шәймиевнең сәламләү хатын укыганнан соң, Татарстанда мәгълүмат чараларының үсеше белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада 825 басма, 50 телекомпания, 86 радиостанция эшли. Бу мәгълүматларга таянып, чит ил белгечләре, Татарстан массакүләм мәгълүмат базарын үсеп килүче, инвестицияләр кертергә файдалы өлкә буларак, югары бәяли.

Европпа теле-радио тапшыручылар берлеге җыелышы кысаларында, шулай ук кунакларга Казанда 2013 елда узачак Универсиада презентациясе дә күрсәтеләчәк. Моннан тыш, аларның башкаланың кайбер тарихи урыннары белән танышулары билгеле.

XS
SM
MD
LG