Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:44

Венесуэла башлыгы Чавес җомгада Оренбурда президент Медведев белән очрашты. Аның Русиягә килеп хезмәттәшлекне үстерү турындагы сөйләшүләре Вашингтонның ачуын китерә.

Русиягә сәфәре башында Уго Чавес беренче булып пәнҗешәмбе көнне премьер-министр Владимир Путин белән очрашты. Чавес белән Путин арасында охшашлыклар шактый. Аларның икесе дә шаяртуларга, терттерүләргә оста. Бу юлы да ансыз булмады.

“Мәскәүгә чакыруыгыз өчен бик зур рәхмәт, бигрәк тә салкын кышка кадәр”, дип шаяртты Уго Чавес.

Путин исә Венесуэла белән Русиянең икътисади хезмәттәшлегендә яңа перспективалар ачылуын әйтте.

Чавес белән Путин
“Атом энергиясен тынычлык максатында куллану өчен киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлеген карарга Мәскәү әзер”, диде ул.

Путинның бу сүзләре Русиянең берничә көн элек кенә Иран атом программасы нигезендә әлеге илгә таләпләрне кырыслату турындагы алдынгы алты ил вәкилләренең очрашуына каршы булуыннан соң яңгырады.

Әлбәттә Американы дошман күргән Венесуэланның атом энергетикасы өлкәсендә Русия белән хезмәттәшлеге Вашингтон күңеленә хуш килми. Ә Мәскәү белән Каракас киресенчә үрти.

Электән үк Кушма Штатларга каршы булган Чавес Америка президенты Джордж Бушны “иблис” дип атады һәм бу айда Кушма Штатларның илчесен башкала куды.

Венесуэла башлыгы бу килүендә Көньяк Осетия низагында Русияне яклавы да белдерде. “Мәскәүнең Кавказдагы гамәлләрен – тыйнак, ләкин ныклы һәм тулы рәвештә яклыйбыз”, диде Чавес. Шуңа да карамастан, Венесуэла әлегә Көньяк Осетия белән Абхазия бәйсезлеген танымады. Мәскәүдән соң Чавес Парижга, Лиссабонга китә, шуңа ул әлегә Европа илләре белән мөнәсәбәтләрне бозасы килмидер дип уйларга кирәк. Әмма белгечләр Мәскәү Венесуэланы Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген танырга күндерергә тырышачак, ди.

Бу атнада Русиянең төньяктагы кораблары Венесуэлага хәрби күнегүләргә китте. Күптән түгел укуларда Русиянең стратегик бомбалау очкычлары катнашкан иде. Бу салкын сугыш заманыннан соң Русия хәрби диңгез көчләренең Карибик диңгез тирәлегенә беренче тапкыр җәелүе.

Венесуэла шулай ук Русия коралларын иң күп сатып алучы илләрнең берсе булып тора. 2005 елдан бирле ул моның өчен 4,4 миллиард доллардан күбрәк акча тоткан. Аерым алганда бу ил Русия боралакларын, 100 мең Калашников автоматы сатып ала.

Мәскәү Венесуэлага Русиядән бронетранспортер, хәрби очкычлар сатып алу өчен 1 миллиард доллар кредит бирәчәген вәгъдә итте. Киләчәктә Венесуэла Русиядән истребительләр, су асты көймәләре, кораблар, күзләү көймәләре, боралаклар сатып алуны күздә тота.

Бер ел дигәндә генә Венесуэла башлыгы инде Мәскәүгә өченче тапкыр килә. Бу юлы Медведев белән очрашуда күбрәк ягулык-энергетика өлкәсенә, аерым алганда Русиянең Газпром белән Венесуэланың PDVSA ширкәтләренең уртак проектына игътибар бирелде. Әлеге проект Кариб утравы янында газ табуны һәм аны эчке базарга кертүне, шулай ук сыекландырылган газны читкә чыгаруны күздә тота.

Оренбурдагы очрашу вакытында Медведев ике ил арасында хезмәттәшекне ныгыту өчен яңа чаралар күрелүне мактады

“Безнең элемтәләр нигезенең никадәр нык булуын хезмәттәшлекнең үсеше күрсәтә. Төрле өлкәдәге сөйләшүләр тиз арада һәм уңышлы рәвештә үсә”, диде Русия президенты.

Медведев белән Уго Чавесның Оренбурда бара торган хәрби укуларны карыячагы да әйтелде. Русия телевидениесе бу укуларны советлар заманыннан соң иң зуры дип атады.

XS
SM
MD
LG