Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Мәскәү көннәре тәмамлана


Шушы атнакич һәм җомга көннәре Башкортстанда Мәскәү көннәре үтте.

Узган программабызда әйтелүенчә, алдан бу бәйрәм чараларына Мәскәү мэры Юрий Лужков үзе дә киләчәк дип белдерелсә дә, килмәде ул. Аның урынбасары Владимир Ресин җитәкчелегендәге зур вәкиллек катнашты бу чараларда.

Җомга көнне Мәскәү вәкилләре, берничә төркемгә бүленеп, республиканың төрле урыннарында булды. Уфадагы Конгресс-холл бинасында җомга иртәсендә “Мәскәү бүген” дип аталган зур күргәзмә ачылды. Мәскәүнең утызга якын ширкәте җитештергән маллар урнаштырылган иде күргәзмәдә. Башкортстан җитәкчеләре дә, Мәскәү кунаклары да катнашты күргәзмәне ачу тантанасында. Ә Конгресс-холл бинасы каршында, урамдагы мәйданда Башкортстанда җитештерелгән байтак техника куелган иде. Күргәзмәләрне ачу тантанасында Владимир Ресин белән Мортаза Рәхимов чыгыш ясады.

Уфада ачылган күргәзмәне карарга бик күп ширкәтләр башлыклары һәм эшкуарлар да килгән иде. Алар Мәскәү белән Башкортстан арасында үзара файдалы хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барды.

Салават районындагы “Янгантау” шифаханәсендә дә Мәскәү кунакларын кабул иттеләр. Анда “Шифаханәләр һәм курортлар эшчәнлеген яхшырту мәсьләләре” дигән конференция оештырылды.

Уфа районындагы Алекссевка авылында һәм Кырмыскалы районында исә Мәскәү сәнгать осталарының зур концерты күрсәтелде. Кунаклар Алексеевка авылындагы теплица хуҗалыклары белән дә танышты.
XS
SM
MD
LG