Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан чатырында Татарстан көне


Мәскәүдә ачылган Рамазан чатырында күп Казакъстан, Дагыстан, Төркия үз көннәрен уздырды. 25 сентябрь анда Татарстан көне булды.

Рамазан чатырына халык ифтар ашына, ягъни авыз ачарга җыела. Һәр көнне 400-дән артык мөселман авыз ача биредә, ди оештыручылар. Татарстан көнендә ифтарга килүчеләргә республика турында видеофильм күрсәтелде, «Татарские новости» газетасы, Татарстан турында төрле буклетлар таратылды. Шулай ук чатыр эчендә татар халкының йорт җиһазларыннан торган кечкенә күргәзмә оештырылган иде. Татарстанның вәкәләтле вәкил урынбасары Рафис Измайлов чыгыш ясады. «Шатлык», «Мәдинә» төркемнәре татар телендә мөнәҗәтләр башкарды.

Татарстан вәкиллеге килгән халыкка олы кунак дип Нидерланд патшалыгының Русиядәге илчесе Ян-Паул Дирксены тәкъдим итте. Илче үзенең чыгышын безнең патшалыкта халыкның 5% мөселманнар дип башлады. Һәм үз иленең Татарстан белән икътисади мөнәсәбәтләре хакында сөйләде.

"Cез бирегә ислам белән кызыксынгангамы, әллә Татарстан көне булганга килдегезме", дип сорагач, Ян-Паул Дирксе исламга да
Нидерланд патшалыгының Русиядәге илчесе Ян-Паул Дирксен белән
битараф түгеллеген һәм шулай ук Татарстан белән дә бик кызыксынуын әйтте.

"Мин инде Татарстанда ике тапкыр булып кайттым. Республика белән безнең арада икътисадый, сәүдә мөнәсәбәтләре үсә бара. Татарстандагы тавыкларның яртысы Нидерланд йомыркаларыннан чыккан дисәм һич ялгыш булмас", диде ул.

Ян-Паул Дирксе шулай ук Татарстандагы очрашулар вакытында күпмилләтле һәм күпдинле республикада төрле дин вәкилләренең шулай үзара дустәнә яши алулары белән кызыксынуын әйтте.

Рамазан чатырында Татарстан көне булса да, татарлар гына түгел, һәркөндәгечә, төрле милләт халыклары җыелган иде. Биредә түбәтәйле үзбәкләрне дә, кәләпүшле татарларны да, бала-чагаларын иярткән апаларны да күрергә булды.

Ифтар көннәрендә мәдәни якны Татарстан оештырган булса, аш-суны төрек ширкәте тәгъдим итә, диделәр. Әлбәттә һәр килгән кеше дә ураза тота дип тә әйтеп булмый. Беренче тапкыр бу хәлне күргән бер апа: "Менә без гомер буе коммунист булып йөрдек, Рамазан ае турында безгә аңлатучы да булмады, безнең халыкның нинди матур гореф-гадәтләре дә бар икән", диде.

Ә үзен Асия дип таныштырган һәм чыгышы белән Тубән Новгород өлкәсеннән булган икенче бер ханым: «Без бала чактан бирле ураза тотабыз, Рамазан кердеме, ураза тотаргамы, юкмы дигән сорау турында уйлаганыбыз да юк. Рамазан икән, ураза тиешле нәрсә дип уйлыйбыз. Бала чактан ук сәхәргә әниләр белән бергә тора идек. Анда тәмле ашлар, башка вакытта бик тәтеми торган төрле җимешләр бирә иделәр. Шул да кызыктыргандыр инде. Ләкин уразаны тота идек. Хаттә мәктәптә укыган вакытта укытучылар да безне ураза тотудан тыймадылар. Ходайның ризалыгы өчен ният итеп тотабыз, котеп ала торган бер зур бәйрәм безгә ураза ае»,- диде.

Кадер киче алдыннан булган чарада халык татарча мөнәҗәтләр тыңлап, яшь артистларны алкышларга күмде. Татарстан республикасы турында мәгълүмәт алды.
XS
SM
MD
LG