Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык исәбен алу оештырылмый


Быел Башкортстанда халык исәбен алу оештырылмый.

Шушы хакта Башкортстан Статистика идарәсе хәбәр итте.

Мәгълүм булуынча, быел Русиянең кайбер төбәкләрендә, 2010 елда үтәчәк җанисәпкә әзерлек сыйфатында, сынау рәвешендәге халык исәбен алу оештырыла. Бу исемлеккә Башкортстан да керәчәк, дип игълан ителгән иде. Әмма Башкортстан Статистика идарәсе җитәкчеләре бу чараның үтмәячәге хакында кистереп әйтте.

Әлеге хәлгә күпмедер ачыклык кертү өчен, “Азатлык” хәбәрчесе республикадагы танылган этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйковка мөрәҗәгать итте.

“Сынау сыйфатындагы халык исәбен алуны кайсы төбәкләрдә оештыру мәсьәләсен Мәскәү хәл итә, - дип белдерде Илдар әфәнде. – Сынау рәвешендә генә булса да, аның нәтиҗәләре төгәл булырга тиеш. Ә инде Башкортстанда бу эшнең гадел һәм дөрес башкарылуы икеле. Моны 2002 елда узган җанисәп ачык күрсәтте. Коточкыч ялганлаулар, хәрәмләшүләр, бозып күрсәтүләр аркасында, бөтенләй дөрес булмаган саннар чыгарылды. Менә шуны исәптә тотып та , бәлки, Мәскәү сынау җанисәбен Башкортстанда үткәрмәскә карар иткәндер”.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда 2002 елда узган халык исәбен алуларның бигрәк тә милләтләргә караган өлешендә күп хилафлыклар булуы ачыкланган иде. Аерым алганда, ул чакта Башкортстан татарлары саны күпкә киметелеп, алар элекке икенче урыннан өченчегә тәгәрәде. Ә башкортлар, киресенчә, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә артып, урыслардан кала республикада халык саны буенча икенче урынга менгән иде. Моны бәйсез белгечләр республикадагы татарларны “башкорт” дип яздыру нәтиҗәсе, дип раслый.
XS
SM
MD
LG