Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Коръән хафизләр бәйгесе


28 сентябрь Мәскәүдә IX халыкара Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бу уңайдан «Риа-новости» агентлыгында матбугат очрашуы узды.

Журналистлар белән очрашуда Мөфтиләр шурасының халыкара бүлек мөдире Рушан хәзрәт Әббәсов, бәйгенең җюри рәисе, иранлы Мөхәммәт Хөсәен Саидиан һәм Төркиядән Коръән укучыларның милли бәйгесендә беренче урынны алган Эрхан Мэтэ дә катнашты.

"Коръән уку бәйгеләре төрле мөселман илләрендә уздырылып килә. Бездә дә Коръәнне күпме генә тыярга тырышсалар да аны гомер буе укыганнар. Хәзер инде яңа чорда Русиядә дә Коръән хафизләр, ягъни Коръәнне яттан белеп укучылар да барлыкка килә башлады. Мөселман иле булмаган Русиядә без инде андый ярышларны 8-нче тапкыр уздырдык, монысы тугызынчы бәйге", диде Рушан хәзрәт.

Быел уздырыла торган Коръән укучылар бәйгесе беренче мәртәбә халыкарар бәйге буларак оештырыла. Ярышларда Төркия, Иран, Малайзия, Катар, Оман кебек ерак чит илләрдән, шулай ук Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Русиянең төрле төбәкләреннән катнашачаклар.

Татарстан, Дагыстан һәм Иваново шәһәреннән барлыгы 7 кеше киләчәк. Бәйгедә 20 кеше катнашырга теләк белдерүе дә мәгълүм. Бәйгенең җюри әгъзалары арасында Төркия, Малайзия, Согуд Гарәбстаны, Оман һәм Русия вәкилләре бар.

Cулдан 1- Төркиядән Коръән укучыларның милли бәйгесендә беренче урынны алган Эрхан Мэтэ 3- Рушан хәзрәт Әббәсов, 4. җюри рәисе Мөхәммәт Хөсәен Саидиан


Коръән уку бәйгесенең шартлары да игълан ителде. Бу хакта җюри рәисе Мөхәммәт Хөсәен Саидиан: "Коръән хафиз булу бер шарт булса, икенчесе - укыган кешенең мәкәме ягъни тавышы да матур булырга тиеш, шул ук вакытта дөрес сулыш алып, дөрес тәҗвид белән укуга да зур игътибар биреләчәк", диде.

Бу бәйгегә барлыгы 200 мең сум акча бүлеп бирелгән. Матди якны Кувәйт, Согуд Гарәбстаны һәм Русия эшкуарлары тәэмин иткән.

Рушан хәзрәт Әббәсов әйткәнчә, киләсе ел узачак 10-нчы юбилей Коръән уку бәйгесенә инде бүгегенге көннән үк әзерләнә башлаячаклар.

Элек бәйгеләр Русиянең мөфтиләр шурасы бинасында уздырылса, быел беренче мәртәбә бәйге өчен махсус концерт залы алынган. Бәйге алдыннан кунаклар һәм бәйгене оештыручылар чыгыш ясаячак, ә инде тәнәфес вакытында төрле мәдәни чаралар да планлаштырылган.

Рушан хәзрәт әйтүенә караганда, бу бәйгедә беренче тапкыр Коръәннең иңү тарихына багышлап, театрлаштырылган тамаша да күрсәтеләчәк.

Шулай итеп, 28 сентябрьдә Мәскәүнең Останкинодагы Королевский залында халыкара Коръәни Кәрим укучылар бәйгесе узыдырылачак.
XS
SM
MD
LG