Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәмәшктәге шартлауда 17 кеше үтерелде


Бүген Сурия башкаласы Дәмәшктә машина шартлаганнан соң, 17 кеше үлде, 14 кеше яраланды.

Дәүләт телевидениесе 200 кг.шартлаткыч төягән машинаның халыкара һава мәйданга бара торган юл янында куелуын һәм анда шартлавын хәбәр итте.

Илнең эчке эшләр министры "бу террор гамәле" диде. Ул бөтен үлгән кешеләр тыныч халыктан булган дип хәбәр итте.

Шартлау Дәмәшкнең, шигыйлар изге санаган Зәйнап кабере урнашкан районда булды.
XS
SM
MD
LG