Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:43

Беларустагы парламент сайлаулары гамәли дип танылды


Үзәк Сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, канун таләп иткән 50% сайлаучы тавыш бирү урынына инде килгән, шуңа сайлауларны хокуклы дип санарга була.
110 урынга 263 нәмзәт дәгъва итә, алардан 70 кандидат - оппозиция вәкилләре. Якшәмбе көнне тавыш биргәннән соң, Буларес президенты Беларус оппозициягә мөһтаҗ, әмма чит илдән финанслана торганга түгел, дип белдерде.
Беларус президенты Александр Лукашенко, сайлаулар алдыннан аларның халыкара дәрәҗәдә танылуына өметләр баглавын белдергән иде. Сайлауларда берничә йөз халыкара күзәтүчегә эшләргә рөхсәт бирелгән.
1990нче еллардан башлап, Беларуста үткән бер сайлауның да Көнбатыш тарафыннан гадел һәм ирекле итеп танылганы булмады.

XS
SM
MD
LG