Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ парламенты "коткару планын" әлегә хупламады


Американ парламенты бүген АКШ икътисадын коткару планы хакында сөйләшүләрен дәвам итә. Әлеге планны АКШ җитәкчелеге тәкъдим иткән иде.
Вәкилләр пулаты рәисе Нэнси Пелоуси, шимбә көнне барган сөйләшүләр вакытында шактый тәрәкыйятькә ирешеп булды дип хәбәр итте. План нигезендә хөкүмәт 700 миллиард долларны бүлеп биреп, кризиста зыян күргән банкларга ярдәм итәргә тели. Хөкүмәт парламентның ике пулаты да бу планны дүшәмбегә кадәр кабул итәр дип өметләнә. Әмма демократлар һәм республиканнар бу мәсьәләдә уртак фикергә әлегә кадәр килә алмады, дип хәбәр ителә.
Җомга көнне АКШ президенты бу планны мөмкин кадәр тизрәк кабул итүне сораган иде.
XS
SM
MD
LG