Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус Көнбатыш белән дуслашырга тели


Александр Лукашенко улы белән бергә тавыш бирә, Минск, 28 сентяберь 2008
Александр Лукашенко улы белән бергә тавыш бирә, Минск, 28 сентяберь 2008

Беларус президенты якшәмбе үткән парламент сайлаулары Көнбатыш тарафыннан танылыр дип ышана. Оппозиция башка фикердә.

Парламенттагы 110 урынга 263 нәмзәт дәгъва итә, алардан 70 кандидат - оппозиция вәкилләре.
Беларус президенты Александр Лукашенко, сайлаулар алдыннан аларның халыкара дәрәҗәдә танылуына өметләр баглавын белдергән иде. Шулай итеп Лукашенко Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга өметләнә.
“Сайлаулар нормаль үтсә, Көнбатыш Беларусьне танырга һәм гади күз белән күрергә әзер. Мин моны аларның сүзләреннән чыгып әйтәм. Сайлауларны тану,танымауга килгәндә, Көнбатыш күзәтүчеләренә сайлауларны танымау авыр булачак. Танымасагыз да, бу да үзенә күрә нәтиҗә. Без сайлауларны үзебез өчен, үз дәүләтебез үткәрәбез дип, мин инде берничә тапкыр әйттем”, – диде Лукашенко сайлау урынына килгәч.

Оппозиция вәкиле аның белән килешми. Берләштергән Ватандашлар фиркасе башлыгы Анатолий Лебедько, Лукашенконың тактикасы турында : “ Без бер кайчан да, бу сайлауларны хокуклы итеп танымабыз. Тавышларны санау комиссияләренең 0,05 % гына альтернатив кандидат вәкиле керде, шулай итеп сез, монда бер нинди сайлауларның булмавын күрәсез һәм монда гадәти хәрәмләшүләр, депутатларны билгеләп кую гына бара,” – ди.
Оппозиция вәкилләре, 30% нәмзәтебез, документлардагы җитешсезлекләр сылтавы белән теркәлә алмады, дип белдерә.
Сайлауларда берничә йөз халыкара күзәтүчегә эшләргә рөхсәт бирелгән.
Беларус президенты, җәмгыять оппозициягә мөһтаҗ, әмма чит илдән финанслана торганына түгел, дип белдерде.

1990нче еллардан башлап, Беларусьтә үткән бер сайлауның да Көнбатыш тарафыннан гадел һәм ирекле итеп танылганы булмады.
XS
SM
MD
LG