Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы Иран мәсьәләсендә карарын кабул итте


Иранга яңа чикләүләр кертелми, әмма элеккеләрне үтәү кирәклегенә басым ясала. Документ Иранның уран баету эшен туктатуын таләп итә. Русия яңа чикләүләр кертүгә каршы чыкканнан соң, бу яңа карар БМО Иминлек Шурасының бар әгъзаләре белән килештерелгән иде. Элекке чикләүләр кертелү белән, Иранга атом төш сәнәгате өчен җиһазлар китертүгә, кайбер рәсми вәкилләрнең сәфәрләренә тыюлар кертелгән иде.
XS
SM
MD
LG