Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минтимер Шәймиев ялдан кайтты


Татарстан президентының матбугат хезмәте башлыгы, Минтимер Шәймиев исән-сау ялдан кайты, дип хәбәр итте. Аның сүзләрен "Интерфакс" агентлыгы таратты.
Айрат Зарипов : “Минтимер Шәймиев “Казан” һава аланына 17.00 кайтып җитте”, дип әйткән.
Зарипов президент дүшәмбе көнне эшкә чыгачак, дип тә хәбәр иткән. Шәймиевның сүзчесе Татарстан президенты ел саен сентяберь аенда Төркиядә ял итә, дип искәрткән.
2 атна элек интернет сәхифәләрдә Татарстан президентының үлеме турында хәбәрләр таралган иде. Аның матбугат хезмәте берничә тапкыр, үлем хәбәрен кире какты.
XS
SM
MD
LG