Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус милициясе оппозиция җыенын чикләмәячәк


Беларус милициясе Мински үзәгендә планлаштырылган оппозиция урам җыены вакытында каты чикләүләр кертергә җыенмый. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы вәкиле агентлыкларга белдергән.

Оппозиция вәкилләре тавыш бирү тәмамлангач, урам җыенына чыгарга әзерләнә. Бу чараның үтүе турында алдан игълан ителгән иде. Оппозиция вәкилләре сайлауларны ирекле һәм гадел дип танымый, хакимиятләрне фальсификацияләр оештыруда гаепли.
Беларус президенты Александр Лукашенко, сайлаулар алдыннан аларның халыкара дәрәҗәдә танылуына өметләр баглавын белдергән иде
Сайлауларда берничә йөз халыкара күзәтүчегә эшләргә рөхсәт бирелгән. Аларның чыгышлары тавыш бирү тәмамангач булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG