Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида хатын-кызлар форумы узды


Форумдагы татар почмагы
Форумдагы татар почмагы

Омскида Беренче Бөтенрусия хатын-кызлар корылтаеның 100 еллыгына багышланган форум булып узды.

Элек-электән Русиядә төрле дәрәҗәдәге иҗтимагый оешмалар булган һәм алар төрле юнәлештә эш алып барганнар. Үзара берләшү, эшчәнлекләрен камилләштерү, үстерү максаты белән алар төрле җыелышлар, конференцияләр һәм форумнар уздырганнар. Мондый эштән хатын-кызлар да читтә калмаган, алар да төрле хатын-кызлар оешмалары төзеп, җәмгыятьтә үз хокукларын яклау өстендә эш алып барганнар һәм үзләренең җыеннарын да уздырганнар. Тарихи мәгълүматларга караганда, хатын-кызларның беренче зур җыены – Бөтенрусия корылтае 1908 елның декабрендә Петербургта узган. Анда төрле катламнардан бер меңнән артык делегат катнашкан. Делегатлар арасында Александра Коллонтай һәм Мария Спиридонова кебек легендар хатын-кызлар да булган. Быел декабрь аенда әлеге корылтай узуга 100 ел тула.

Шимбә көнне Омскида шушы датага, ягъни Беренче Бөтенрусия хатын-кызлар корылтаеның 100 еллыгына багышланган форум булып узды. Ул өлкә күләмендә оештырылды һәм анда шәһәрдән, авыл-районнардан килгән 200-дән артык делегат катнашты. Делегатлар төрле иҗтимагый, шул исәптән милли оешмалардан да булдылар. Төп оештыру эшләрен Омскиның “Иҗтимагый оешмалар үсеше үзәге” һәм “8 март” исемле хатын-кызлар оешмасы башкарды.

Форум барышында бүгенге көндә хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, сәламәт яшь буынны үстерүдә булган җаваплылыгы, роле һәм мөһимлеге кебек, хатын-кызларның эшчәнлекләренә багышланган сораулар каралды.

Форумга җыелган хатын-кызларны шәһәр шурасы депутатлары һәм Омски Митрополиты Феодосий атакай тәбрикләде. Үзенең чыгышында ул форумда төрле конфессия вәкилләре булуы һәм аларның берләшеп эш алып барулары яхшы күренеш дип билгеләп үтте. Бер уңайдан ул үзенең мөселманнарга зур хөрмәт белән каравын да белдерде, күп еллар элек булган бер вакыйганы искә төшереп алды. Феодосий атакайга Мәскәүдә узган бер дини җыен барышында мөселман өммәтеннән булган чыгыш ясаучыларның Аллах исемен еш искә алулары ошаган. “Ул көннәрдә пасха бәйрәме барган булса да, бер генә христиан да чыгышында Христосны телгә алмады”, диде ул.

Шунсы да кызыклы булды, Феодосий атакайның бу сүзләреннән соң, берничә ханым үзләренең чыгышларын “Христос воскресс” дигән сүзләр белән тәмамладылар.

Омскида узган бу форумда татар ханымнары - шәһәр милли мәдәни мохтарияте активистлары да катнашты. Алар фойеда оештырылган күргәзмәдә татар почмагы булдырып, анда милли киемнәр, кул эшләре, йорт кирәк-яраклары куйган иделәр. Кызыксынучыларга ханымнар күргәзмәгә куелган әйберләрнең куллынышы турында да сөйләп бирделәр. Бер уңайдан алар форумның эшенә карата үзләренең фикерләрен дә белдерерделәр.
Форумда катнашучылар


Беренчеләрдән булып фикерен Разия апа Мәҗитова белдерде. Сүзен ул әлеге форумны узган ел Казанда узган мөселман хатын-кызлары форумы белән чагыштырудан башлады. “Казан форумы аеруча оештырылган төстә үткән иде. Куелган сораулар да әһәмиятле һәм мөһим иделәр. Биредә андый ук тирән проблемалы сораулар күтәрелмәде. Оештыручыларның яшь булуларын һәм бу аларның беренче эшләре икәнең искә алганда форумның эшенә уңай бәя бирергә була”, диде.

Шәһәр милли мәдәни мохтарияте җитәкчесе, шулай ук форум делегаты Гафия Алеева тормыш авырлыкларын җиңеп чыгуда, тормышта уңай үзгәрешләр булдыруда хатын-кызларның роле аеруча зур дип саный. Шулай ук татар мохтарияте активисты, “Өмет белән яшә” оешмасы җитәкчесе Ләлә Алимова да узган форумның уңай нәтиҗә бирүенә өметләнә.

Кабат форумга килгәндә, ул үзенең эшен 27-29 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак Бөтенрусия хатын-кызлар форумына делегатлар сайлау белән тәмамлады. Бөтенрусия форумы ничек узар, анда нинди сораулар каралыр, алар 100 ел элек үткән форумнан ни дәрәҗәдә аерылып торыр, нәтиҗәдә Русия хатын-кызлары тормышына нинди дә булса уңай йогынты ясармы, әлегә әйтүе кыен. Һәрхәлдә, моны вакыт күрсәтер.
XS
SM
MD
LG