Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тотылган бер сум 10 сум китерерме?


Алабугадагы Шайтан каласы. Аңа юл бик җайсыз.
Алабугадагы Шайтан каласы. Аңа юл бик җайсыз.

“Ял” дип аталган XIV халыкара туристлык күргәзмәсендә Татарстан үзен тәкъдим итте.

Татарстанның туристлык ассоциациясе башлыгы Рамил Мифтахов төрле күргәзмәләрдә катнашу өчен акчаны беркайчан да кызганырга ярамый дип белдерә. Аның фикеренә күрә, Татарстан күбрәк үзен тәкъдим иткән саен сәяхәтчеләр дә арта гына барачак. “Татарстанга килүчеләр саны ел саен 10-15% арта бара. Моңа чит илдән килүче туристлар да керә”,- ди Мифтахов.
“Велком тур” ширкәте башлыгы Вәзирә Хәбибуллина Русиядән Татарстанга килүчеләрнең иң күбе Мәскәүдән, аннан кала Петербурдан дип белдерә. Соңгы вакытта Самар, Сызрань, Екатеринбурдан да килә башлаганнар. “Иртә белән киләләр һәм кичен китәләр дә. Яисә ике көнгә киләләр”,- ди Хәбибуллина.Чөнки тимер юл белән шулай җайлы икән.
Бу ширкәт кабул итү белән шөгыльләнә. Беренче көнне Казан Кирмәнен күрсәтсәләр, икенче көнне Раифа монастырена алып баралар икән. Татарстанга өч көнгә китерү хәйран гына кыенлыклар тудыра дип белдерә Вәзирә Хәбибуллина. Болгарны тәкъдим итик дисәң, анда алып барырга көймәләр җитешми, ди ул. Ә бу тарихи урынны карарга теләүчеләр күп икән.
Икенче зур проблема- 1000 еллык Алабуганы күрсәткәндә туа. Юлы җайсыз, куркыныч һәм ерак. Сәяхәтчеләрне 4 сәгатькә якын алып барырга кирәк. Кунар өчен арзанлы кунакханә булмаганга шул ук көнне алып кайтып китергә дә мәҗбүр алар. Әле күптән түгел генә ачылган “Елабуга-сити” кунакханәсе бик кыйммәт булганга гади туристларның анда урнашасы килми. Ә юлда күз явын алырлык һәм күрсәтеп сөйләрлек бернәрсә дә юк, шуңа күрә туристлар көннең 8 сәгатен юлда үткәреп бик аралар, ди Хәбибуллина.
Рамил Мифтаховның исә Казанга үз тәнкыйте. Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласында тәмле итеп ашарга да, кунарга да урыннар җитәрлек. Әмма шәһәр капкалары замана таләпләренә туры килми. Һава аланын кичекмичә төзекләндерергә һәм күпләгән туристларны кабул итердәй тимер юл вокзалы да кирәк. Шәһәрдәге юллар да замана таләпләренә туры килми. Ә гомүмән алганда, туристларны кабул итергә җитди нигез бар ди Мифтахов. Казандагы 100-дән артык төрле турширкәт арасыннан 10-15 генә сәяхәтчеләрне кабул итү белән шөгыльләнә.
Күрәсең, республика җитәкчелеге җитешсезлекләрне акрынлап бетерә бару белән бергә Татарстанны тәкъдим итүне дә максат иткән. Әле яңа гына Мәскәүдә “Крокус Экспо” үзәгендә “Ял” (“Отдых”) дип аталган XIV халыкара күргәзмә үтте. 42 кв.м зурлыгындагы элмә тактада Татарстан үзенең бөтен мөмкинлекләрен дә тәкъдим итте дияргә була. Туроператорларны җәлеп итү өчен һәр 2 сәгать саен республиканың һәм Казанның туристлык мөмкинлекләре күрсәтелеп торды. Туроператорлар өчен викторина һәм кечкенә Сабантуйлар да оештырылды. Җиңүчеләргә түбәтәйләр кидереп Казан сүрәте төшерелгән магнитиклар да тараттылар. Бу күргәзмә кысаларында аерым бер көнне туроператорлар өчен Казан турында махсус фильм күрсәтелде. Яңа сәяхәт программалары “Казанда Weekend” ягъни ял көннәре һәм “Казандагы кыш” та тәкъдим ителде. Шулай ук яшьләр, гаилә һәм хаҗыйлар өчен махсус юнәлештәге маршрутлар барлыгы турында да белдерелде.
Татарстан яшьләре эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы вәкиле Евгения Новикова сүзләренчә, бу Русиядә үтә торган күргәзмәләр арасында 2-нче урында тора торган чарада Татарстан үзен башкалардан аермалы буларак бик яхшы итеп күрсәткән. “Бу чара туристларның саны артыр дип өмет итәбез. Күргәзмә туристлык базарында республиканы тәкъдим итү өчен иң кулай урын”.
Халыкара күргәзмәләрдә катнашу Казанда 2011 елга кадәр булган туристлыкны үстерү программасына кергән. Нигезендә башкалага елына 1,5 млн сәяхәтче китерү салынган. Әлеге программа өчен Казан һәм республика бюджетыннан 251,5 млн сум акча тотылачак.
29 сентябрь көнне Казанда бер кечерәк күргәзмә үтте. Аны “Турбизнес” журналы сәяхәт белән шөгыльләнүче төрле ширкәтләрне һәм идарәләрне чакырып үткәрде. Алар арасында Русиядәге Малайзия туризмы идарәсе, Дубай хакимиятенең туристлык һәм коммерция маркетингы департаменты, “Финнэйр” ширкәте һәм башка дөнья күләм билгеле оешмалар да бар иде. Кайберләре Казан турширкәт вәкилләре өчен мастер-класслар үткәрде.
“Финнэйр” вәкиле сүзләренчә, Идел буеннан туры очкыч булса Финляндия һәм башка Скандинавия илләренә баручылар һәм аннан килүчеләр бермә-бер артыр иде. Әмма һава аланнарының үзләренең язылмаган кануннарымы, зур кыенлыклар бар икән. Аның сүзләренчә. Казан һава аланына үтеп керү башкалар белән чагыштырганда бермә-бер авыр.
“Велком тур” ширкәте башлыгы Вәзирә Хәбибуллина сүзләренчә, башка шәһәрләр, мисал өчен Екатеринбур, Самар һәм башкалар бу өлкәдә, ягъни чит илләрнең һава ширкәтләрен китерүдә Казанның күптән инде борнына чирткән. Татарстан башкаласында чит илләрнең консуллыклары булмау да сәяхәтне киңәйтүдә үзенә күрә бер киртә булып тора.
XS
SM
MD
LG