Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төшегез, булды, рәхмәт!


28 сентябрьдә Казанда "Йолдызлар фабрикасы 4" кастингы узды. 300-дән артык кешене "Төшегез, булды, рәхмәт!" дип сәхнәдән озаттылар.

Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараена “Барс Медиа ” ширкәте үткәргән “Йолдызлар фабрикасы 4” проектының сайлап алу турына 1927 елгы әби дә җырларга килгән иде. Оештыручылар аңа, “Хәлимә апа, сезнең дә йолдыз буласы киләме?” дип сорау бирде, әби кеше: “Юк, югын, шулай да җырлап карыйсы килә!” дип сәхнәгә җыр сузарга ашыкты.

Калган катнашучыларның күбесе яшьләр, алар үзләрен җырчы буларак сынап карады. Татарстанның төрле районнарыннан, Башкортостан, Пермь якларыннан килүчеләр дә булды. Араларыннан җырчылардан тыш, шаян һәм нәфис сүз осталарын да барладылар. Жюри күбесен бер-ике сүз әйтүгә, яки җыр суза башлауга туктатып, “Төшегез, булды, рәхмәт !” дип сәхнәдән озата барды. Чөнки кемнең-кем булу халык алдына чыгып басуга күренде , залда утыручы тамашачылар да карашлары һәм алкышлары белән бәя биреп бардылар. Жюри исә игътибарга лаеклы катнашучыларга икенче җырының бер куплетын сузып алырга мөмкинлек бирде.

300 дән артык катнашучыдан кемнәрнең финалга үтүе 10 көннән билгеле була, диде “Йолдызлар фабрикасы” н оештыручылар. Алып баручыларны, җырчыларны, шаян сүз осталарын сайлап алучылар өстәле артында: Венера Ганиева, Римма Ибраһимова, Фәрит Таишев, Радик Артемьев, Фирдүс Гыймалетдинов, Алмаз Миргаязов, Әбри Хәбриев, Айрат Ильясов утырды.

Жюрины кастингта катнашучыларның хәзерге җырчылар Гүзәл Уразова, Гөлназ Сираева, Ландыш Нигъмәтҗанова җырларын башкарып аларга охшарга тырышулары ошамады. Андыйларга “Төшегез, булды, рәхмәт !” бик тиз әйтелде.

Безгә билгеле булганча, “Йолдызлар фабрикасы 4” проектында җиңүчеләр ел ахырында узачак “Татар җыры” фестивалендә катнашачак икән.

XS
SM
MD
LG