Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:36

Президент Буш үтенеченә карамастан, конгрессның вәкилләр пулаты финанс базарын коткару планын 228-205 тавыш белән кире какты.

АКШ финанс министры Һенри Полсон үзенең ярдәм планын игълан иткәнгә 10 көн булды. Финанс кризисы нәтиҗәсендә бөлгенлеккә төшкән банкларның бурычларын сатып алу өчен ул конгресстан $700 миллиард сораган иде.

Көнгресс җитәкчеләре һәм президент идарәсе рәсмиләре бу планны 10 көн буе тикшерде. Планның беренче өлгесе 3 биттән торса, ахырда ул 110 битлек документка әйләнгән. Рәсмиләр әйтүенчә, алар анда ярдәм пакетының нечкәлекләрен шәрехләгән һәм иң мөһиме, бу ярдәмнең гади американ җилкәсенә төшмәячәген исбатлаучы матдәләр өстәгән.

Нэнси Пелоси
"Без гади салым түләүчене, гади американны Wall Street кризисыннан алып калырга телибез. – ди Конгрессның вәкилләр пулаты рәисе Нэнси Пелоси. – Кешеләр шуны аңларга тиеш - бу Wall Streetны коткару түгел. Бу адым белән без бар икътисадны коткарабыз."

Рәсмиләр шулай ук бу планның ике партия вәкилләре тарафыннан да хуплануына басым ясый.

Әммә фикер белешүләргә караганда, гади американнар хөкүмәтнең шундый зур акча түгеп бу кризиска катышун хупламый. Соңгы көннәрдә алар үз депутатларын ачулы хатлар, телефон шалтратулар белән ялкытып бетергән.

Полсон планы нидән гыйбәрәт?

Бөек Депрессия елларыннан соң Амеркан хөкүмәтенең базарга иң зур тыкшынуы дип аталган бу план нидән гыйбәрәт соң?

Америкада ипотека кризисы нәтиҗәсендә күп кенә банклар бөлгенлеккә төште. Кредитка торак сатып алучылар кредитларын түли алымй. Үз нәүбәтендә банклар да финанс оешмалардан алган зур бурычларын кайтара алымй.

Коткару планы нигезендә хөкүмәт, бу банкларның бурычларын үз өстенә ала, ләкин бер үк вакытта банкларның бер өлешенә ия була. Бу алыш-биреш нәтиҗәсендә банклар банкротлыктан коткарыла, хөкүмәт исә үзенең чыгымнарын соңрак, банклар аякка баскач, аларның кеременнән каплаячак. Бу механизм Полсон планының беренче өлгесендә юк иде.

Полсон хисабына караганда бу план хөкүмәткә аена $50 миллиардка төшәчәк. Ярдәм өлешләп биреләчәк. Беренче $250 миллиард шундук, тагын $100 миллиард президент сорагач һәм калган $350 миллиардка конгресс, теләсә, вето сала ала.

Ярдәмнең ничек бирелүен конгресс күзәтеп барачак, әммә кайсы банкны коткаркрга, аның күпме бурычын сатып алырга дигән сораулар финанс министрылыгына калдырыла.

Wall Streetта бәйрәм тәмам

Банк тармагында кризис баруга карамастан, банк җитәкчеләренең үзләренә зур акчалар алып ятуы халыкның ачуын чыгарган иде. Шуны искә алып, көнгресс җитәкчеләре банк хезмәткәрләренә компенсация түләүне чикләгән махсус матдә өстәде.

"Без Wall Streetка сигнал җибәрдек – бәйрәм тәмам, ди – Нэнси Пелоси. – Wall Street кешеләренең алтын көннәре бетте. Wall Streetның акылсызлыгы өчен американ салым түләүчесе башка түләмиячәк. План китергән төп яңалык шул."

Конгресстагы тавыш бирүне Кушма Штатларда гына түгел, башка илләрдә дә күзәтәләр. Американың торак базары чәчәк атканда күп кенә чит ил банклары да анда зур акчалар салды. Базар ишелгәннән соң алар да бурычка батты. Атна ахырында Еропаның ике эре банкы үзенең мөшкел хәле турында игълан итте. Британиядәге Bradford and Bingley белән Белгиядәге Fortis.

XS
SM
MD
LG