Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашапов акчаны каян ала?


Чаллының “Челны – ЛТД” газетасы шушы мәсьәләне күтәреп язма бастырды. Чаллы ТИҮе моны быелгы хәтер көнендә безне күпләп катнаштырмау максатыннан эшләнде, ди.

Язма болай башлана: “Чаллы дигән сүзне ишетүгә Америка хокук яклаучылары башларына ябыша. Безнең шәһәр турында Косово премьер-министры белә. Алар Чаллыны автогигант яки Татарстанның икенче башкаласы буларак белми. Алар анда террор һәм көч куллану, мөселманнарны эзәрлекләү бара, Русия империясендә коллыкта яшәүче татарлар яши дип ышана.

Чаллыдагы татарлар милли мәдәниятләрен, телләрен үстерә, табигать байлыкларыннан файдалана алмый, хәкимият органнары юк. Моны ТИҮ исеменнән үзенең брошюраларында һәм сайтында Р.Кашапов яза. Аңа акча бирүчеләр бу хакта беләме икән? Хәйрия чаралары өчен акча бирүче иганәчеләрне Кашаповның алдавы ачыкланды. Эшмәкәрләр үзләре биргән акчаның митинг уздыруга листовкалар чыгаруга тотылуын башларына да китермәгән.”

Чыннан да, Чаллы ТИҮе акчаны каян һәм ничек ала? Рәфис Кашапов болай дип җавап бирде:

“Элек бертуган Кашаповларның бизнесы булганда эш әйбәт барды. Хәзер инде дәүләт структураларына, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итергә туры килә. Без берәүгә дә пистолет терәп акча сорамыйбыз, вәзгыятьне аңлатып хат язабыз. Аңлаганнары акча күчерә. Иганә акчасын төрле максатка тотарга туры килә. Чөнки без иҗтимагый оешма буларак һәр тарафта сүзебезне әйтергә тиеш, дөнья үзгәреп тора. Бу язма провакацион, аны язучылар безне күпләп Казанга, Хәтер көненә баруны теләмиләр. Осетия, Абхазиянең бәйсезлеген таныган Мәскәү татарның зурдан кубуын хупламый”, диде ул.

Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары Г.Җәләлетдинов, хәтер көне быел көчлерәк рухта, зуррак масштабта булырга тиеш, ди. “Чөнки Русия хөкүмәте Көньяк Осетияне һәм Абхазияне мөстәкыйль дәүләт дип таныды. Татарстан да мөстәкыйль дәүләт булырга хаклы.
Русиянең махсус органнары Чаллы милли хәрәкәтенең вәкилләрен Казанга җибәрмәскә тырыша. Казанга бару өчен акча кирәк, акчаны бары тик спонсорлар гына бирә ала. Шуңа күрә “Чаллы – ЛТД”да мәкалә чыгарып Русиянең махсус органнары спонсорларны куркыта.

Спонсорлар турындагы мәгълүматларны Чаллы ФСБсы банктан ала. Әлбәттә, бу законны тупас рәвештә бозу. Закон буенча банк беркемгә дә, бернинди органга да чит оешманың мәгълүматларын бирергә тиеш түгел. Әмма ФСБ банкны мәҗбүр итә”, диде ул.

Чаллы аксакаллар Шурасы әгъзасе Гамил Камалетдинов: “Милли хәрәкәт җитәкчеләренә басым гел булды. Төрмәләрдә дә булдылар. “ЛТД” газетасы язмасы да милли хәрәкәткә оятсыз рәвештә аяк чалу өчен басылган”, дип зарланды.
XS
SM
MD
LG