Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изге бәйрәм – Ураза гаете


Кол Шәриф мәчете быел да үзенә күпсанлы дин кардәшләребезне җыйды. Алар арасында яшьләр дә күп иде.

Бәйрәм иртәнге алтыда Казанның барлык мәчетләрендә дә Ураза гаете башланып китте. Кол Шәриф мәчете күпсанлы мөселманнарны бергә җыйды.

Бәйрәм чарасы исә Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакыйның җыелган халыкны Ураза гаете уңаеннан котлавы, шулай ук Татарстан мөселманнары исеменә җибәрелгән котлау телеграммаларын укуы белән башланып китте. Аннары мөфти дин кардәшләребезгә Рамазан ае, Ураза гаете хакындагы вәгазен сөйләде.

Бәйрәм вәгазеннән соң, ният кылынып, гает намазы укылды. Кол Шәриф мәчетендәге бәйрәм күренешләре “Татарстан – яңа гасыр” телеканалыннан турыдан-туры трансляцияләнде.


XS
SM
MD
LG