Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа курчак театрында татарча спектакль куелырмы?


Нигез салынасы чокыр әзер
Нигез салынасы чокыр әзер

3 үктәбрдә “Әкият” театрының яңа бинасына нигез салу тантанасы булачак.

Театр әһелләре әйтүенчә нигез салу тантанасын алар сентябрь уртасында үткәрергә җыенган. Шулай да, аннан соң Татарстан президенты Шәймиевнең ялдан кайтуын көтәргә булганнар. Президент сәламәтлеге тирәсендәге төрле сүзләрне ишетеп бик борчылган идек, ди театр мөдире Роза Яппарова. Билгеле булганча, зур булмаган оешманың башлыгы алыштырылганда да күп очракта эчке вәзгыять кискен үзгәрә.
Монда кайчандыр чиркәү булган
Күп сөйләнде…
Курчак театрының яңа бинасы турында сүзләр берничә дистә елга сузылган. “Зилә Вәлиева мәдәният министры булганнан соң бик күп йөрде бу эш өчен. Президентка бина кирәклеген җиткерергә дә кирәк бит әле. Шәймиев ишетеп алып, без балаларга театр салабыз диде. Без ышанып тордык. Бу хыяллар дөрестән дә тормышка аша. Илсур Метшинга да рәхмәт әйттем. Чөнки Казанның нәкъ уртасында балалар театры салу өчен 1га җир бүлеп бирү ул бик зур әйбер”,- ди Роза Яппарова.
Туган авыл күршесе
Бу яңа бина чыннан да нәкъ башкаланың үзәгендә булачак. Театр янында ук. Элекке “Победа” кинотеатры, хәзерге Офицерлар йорты кырыенда. “Туган авылым” ял итү үзәге каршында. Бина архитектор Светлана Мәмлиева проекты нигезендә салыначак. “Әкият” курчак театры өчен 11 проект тәкъдим ителгән булган.
Сихри дә ул
“Анда әкияти сихрилек бар. Аның бинасы бик матур. Анда татар милли орнаментлары да бар. Курчаклар утыра торган урыннар да онтылмаган. Безнең театрның исеме “Әкият” дип атала. Әкият дигәч, анда әкияти сихрилек һәм матурлык та булырга тиеш. Светлана Мәмлиева менә шуларны истә тотып, минемчә, бик матур проект эшләгән.
Кризис булмаса ике ел ярымда
Роза Яппарова
Әгәр финанслау җайлы гына барса, дөньяны әледән-әле селкетеп торган икътисадый кыенлыклар кискенләшмәсә, Роза Яппарова әйтүенчә, бина 30 ай эчендә төзелеп бетергә тиеш. Анда балалар кафесы, һәдия һәм китаплар кибете, ресторан да булдырырга уйлыйлар. Моңа кадәр курчак театры артистларының төшләренә дә кермәгән душлы кием алыштыру бүлмәләре ясау да каралган. “Тылсымлы әкиятләрдә геройлар кемгә генә әйләнми. Шуны истә тотып сәхнә әйләнергә һәм төрле биеклекләргә күтәрелергә дә тиеш. Без “репертуарны театрның каны дисәк, сәхнәне театрның йөрәге” дибез. Режиссерларның фатазиясен күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр булырга тиеш. Менә яңа бинада боларның барсы да искә алынган. Ул дөрестән дә искиткеч сихри дөнья булачак, Алла бирса”.
Су анасы: “Хуш килдегез!”, Шүрәле: “Рәхим итегез!”
Театр карарга килгән кунакларны урамнан ук татар халкының әкият геройлары Су анасы, Шүрәле, Камыр-батыр һәм башкалар каршы алачак, дип сөйли театр мөдире. Аның сүзләренчә, үзенең матурлыгы һәм техник җиһазланышы белән Русиядә бу бердән-бер курчак театры булачак.
Балалар өчен иҗатчыларга иң соңыннан
Русиядә балалар өчен иҗат итүчеләргә рәсмиләрнең мөнәсәбәте бик начар дип белдерә бу өлкә хезмәткәрләре. “Иң яхшы әйбер балаларга булырга тиеш дип әйтәбез бит. Луначарский инкыйлабтан соң ук әнә шундый шигарь белән чыккан. Ләкин, кызганычка каршы, мин бу тармакта бик күп еллар эшләү дәверендә, балалар китапларын чыгару да, журнал-газеталары да, шул ук балалар театры да иң соңгы принцип белән эшләнелә. Безнең курчак театры артистлары 25 елдан соң балеттагы кебек авыр хезмәт булганга ялга китә ала. Аларның мескеннәрнең куллары сызлый. Гел башны югары күтәреп эшләргә кирәк. Балалар курчакларны ярата һәм алар аша тәрбияләнә ала икән, хөкүмәт тә болар турында уйлап игътибарны иң беренче чиратта балалар театрына бирергә тиеш. Ә безнең юң югары хезмәт хакы башта академия театрларында, аннан драмаларда, аннан ТЮЗларда, ә аннан соң гына курчак театрларында. Ә монда бит шундый ук кешеләр эшли. Курчаклар эшләми бит монда җанлы кешеләр эшли”,- ди Роза Яппарова.
Көне-төне эш, эш һәм эш
Татарстанда бу хезмәт хакы баскычында алар бөтен Русиядәге кебек 4 урында түгел, ә 5 урынга калган. Җыр һәм бию ансамбле хезмәткәрләре күбрәк акча ала икән. Сәнгатькә, нәкъ курчак театры сәнгатенә җаны-тәне белән бирелгән артистларның хәлләрен бөтәйтү өчен театр акча каян таба соң?
“Көн-төн эшлибез. 520 спектакль уйныйбыз. Ул сан буенча бик күп. Аның өстенә яңа спектакльләр куярга да, курчакларны да эшләргә кирәк. Көне-төне эшлибез диярлек. Татар төркеме хәзерге вакытта нефть районнарында. Алар көненә 3 спектакль күрсәтә. Ышанасызмы шуңа?! Шәһәрләрдә һәм авылларда да. Сарманда бүген 3 спектакль уйнап төнге 10-да кайталар. Әгәр без театр яшәсен һәм яхшы спектакльләр куйсын дисәк балалар театры дотацияләнергә тиеш”.

Район түрәсенә эстрада йолдызы килсә җитә
Беркемгә дә сер түгел, “Әкият”нең Казанда татарча спектакльләренә бала-чага җыя алмый интексәләр, Татарстандагы район түрәләренең бик күбесе аларның спектакльләрен алырга теләми. Чөнки район бюджетындагы мәдәниятне үстерү өчен каралган акчага яшь эстрада йолдызларын чакыруны күпкә мәртәбеләрк дип уйлый алар. Курчак театрына килүче татар балаларының саны да елдан-ел кими бара. Бу хәл Русиянең милли мәктәпләргә тискәре мөнәсәбәте белән дә бәйләнгән, ди Роза Яппарова.
Татар мәктәбен ябу- милләтне юк итү
“Казанда 4 татар мәктәбе ябылды быел. Үзем дә газетада укыдым ул турыда. Өстән татар телен бетермәскә, укытырга дип максат куелса, зур эшләр эшләргә була. Без бит Татарстанда, аның башкаласы Казанда яшибез. Бер яктан, шәһәрдә дә балалар саны нык кими. Быелга кадәр 5 меңгә якын бала ел саен әзәеп барды. Ил күләмендә балалар да азая, ә татар мәктәпләре бигрәк тә азаеп бара”,- ди “Әкият” курчак театрының мөдире, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарова.
XS
SM
MD
LG