Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:42

Рәсми Мәскәү үзенә хуш килмәгән фиркаләрне я таркатырга, я үзенә буйсындырырга тели. Бу киләчәкне күзаллап эшләнә.

2007 елгы парламент сайлауларында 1% тирәсе тавыш җыйган “Уң көчләр берлеге” һәрвакыт Кремльгә тынгылык бирмәде. Һәм рәсми Мәскәү ничек тә анардан котылырга тырышты. Фиркә җитәкчесе Никита Белыхның партиядән китүендә дә хакимият кулы уйнавы сизелә. Чөнки бу “Уң көчләр берлеге” үзен оппозиция булып танытырга теләгән, ә чынлыкта рәсми Мәскәү тарафлы “Граждан көчләре” һәм “Русия демократик партиясе” белән берләшә дигән сүзләрдә соң булды.

“Русия демократик партиясе” рәисе Богданов соңгы сайлау вакытында Русия президентына намзәт булып теркәлер өчен 2 млн имза җыйды, ә сайлауларда аңа хәтта 1 млн кеше дә тавыш бирмәде. Димәк Мәскәү оппозициядән намзәт бар дигән кыяфәт чыгару өчен бу өлкәдә тырышлык куйган булып чыга.

“Уң көчләр берлеге” вәкилләрнең кайберләре хакимият кубызына биегән партия белән берләшүгә каршы булмады. Мисал өчен, партия вазыйфаларын башкаручы Леонид Гозман оппозицияне хакимият белән хезмәттәшлеккә чакырды. Чөнки бары шул очракта гына либераль кыйммәтләрне яклап була, диде.

Алдан ук партиядәге кайберләрнең шундый карашта булуын белгән Никита Белых фиркадән китүне кулай күрде. Ул күпмедер вакыттан соң оппозициядәге "Русия халык демократик берлеге" рәисе Михаил Касьянов, "Республика партиясе" җитәкчесе Владимир Рыжков һәм "Берләшкән гражданнар фронты" башлыгы Гарри Каспаров белән демократик көчләр төзүгә керешәчәген әйтте.

Кремль исә “Уң көчләр берлеген” таркатып “курчак” демократик оппозиция булдырмакчы. Бу тарихи һәм гамәли якны истә тотып эшләнә.

Тарихи яктан караганда, “Уң көчләр берлеге” нәкъ Путин хакимияткә килер алдыннан бер ел элек оешкан фиркә иде һәм анда Немцов, Хакамада, Чубайс кебек танылган кешеләр керде. Шулай ук чит илдә дә бу партия берничә күренекле эшмәкәрләр тарафыннан якланды. Алар акчалата “Уң көчләр берлеге”нә ярдәм итәргә әзерләр иде.

Ләкин Путин килеп күпмедер вакыттан соң, “Уң көчләр берлеге”ннән хакимияткә якын кешеләр китүе сизелде. Чөнки бу партиянең гамәлләре Путинга ошамады. Шул ук партиянең Көнбатышка йөз тотып эшләве, Украинадагы "әфлисун инкыйлабы"нда Виктор Ющенконы яклавы аның ачуын чыгарды. Партия элекке советлар берлеге мәсьәләсендә дә Кремль яклы булмады, Төньяк Кавказдагы хәлләр өчен дә рәсми Мәскәүне тәнкыйтьләде. Моннан тыш “Уң көчләр берлеге” хәрби реформа уздырырга чакырды, социаль ташламаларны акчага алмаштыруга каршы булды һәм аның нәтиҗәсендә меңләгән ризасыз халык урам җыенына чыкты.

Ккүптән түгел, “Уң көчләр берлеге” 2007 елгы парламент сайлаулары нәтиҗәсе белән килешмичә, Русия мәхкәмәләренә шикаять биреп анда җиңә алмагач, Страсбургтагы кеше хокуклары Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Кремльнең партияне таркатырга теләве шулай ук тиздән булырга мөмкин икътисади кризис белән дә бәйле. Инде күп кенә акчалы эшмәкәрләр коррупциядән шул хәтле туйды һәм алар инде берәр хәл була калса хакимиятне якламаячак. Путин күп кенә олигархларны куркыту өчен ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийны төрмәгә утыртты. Әле сәяси көч булганда эшмәкәрләр хакимият белән хисаплашырга мәҗбүр, ләкин ул хәлсезләнсә инде эшмәкәрләр үзләрен башкача тотачаклары көн кебек ачык.

Инде яздан бирле дөнья базарларында чималларга бәя төшә. Ә Русиянең төп кереме нефть-газдан булганны исәпкә алганда, инде якын киләчәктә халыкның хакимияткә ышанычы кимергә мөмкин һәм нәкъ шул вакытта инде ул башка сәяси көчләргә таяна башлаячак. Нәкъ шул таяныр көчләр булдырмас өчен рәсми Мәскәү бар тырышлыгын куя.

XS
SM
MD
LG