Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяга финанс кризисы тарала


АКШ конгрессы $700 миллиардлык "коткару" планын кире какканнан соң, кыйммәтле кәгазь базарлары ишелә башлады. Финанс кризисы башка илләргә дә тарала.

АКШ финанс министры Һенри Полсон тәкъдим иткән "коткару" планында финанс кризисы нәтиҗәсендә бурычка баткан оешмаларның бурычларын сатып алу каралган иде. Моның өчен конгресстан $700 миллиард сорарга тәкъдим ителде.

Планның асылы гади: хөкүмәт бурычка баткан банкның бурычларын үз өстенә ала. Берүк вакытта банкның бер өлешенә ия була. Банк банкротлыктан котылып кала, эшен дәвам итә, аягына баса һәм керем китерә башлый. Соңрак хөкүмәт шул керемнән үзенең чыгымнарын каплый.

Әммә, гади американнар бу планны өнәмәде, салым түләүче хисабына Wall Street "әрәмтамакларын" коткару нияте, дип атады. Конгресс җитәкчеләре, алай түгел, дип ышандырырга тырышса да, барып чыкмады. Вәкилләр пулатында ни бары 228 конгрессмен уңай, 205-е каршы тавыш бирде.

Конгрессменнарны да аңлап булла: 4 ноябрь аларның күбесе үз урынына кабат сайланырга җыена. Халык фикеренә каршы чыгу кыйммәткә төшергә мөмкин.

Коткару планы конгресста кире кагылу белән кыйммәтле кәгазь базарында ишелү башланды. Wall Streetның иң танылган индексы – Dow Jones – бер көн эчендә 770 пунктка төште. Бу индексның 38 еллык тарихында иң зур югалту булды.

Ишелү дулкыны шундук Азия, Европа базарларына күчте. Европа банклары бигрәк тә борчыла. Беренчедән алар американ банклары белән тыгыз бәйләнештә тора. Икенчедән, Американың торак базары чәчәк атканда кайберләре анда зур акчалар салды.

“Америкада купкан бу дулкын шул кадәре көчле ки, аның Европага йогынтысы булмый калмас", - ди Брюссельдәге Брюгель үзәге белгече Николас Верон.

Кайбер белгечләр хәзер Европаның үзенә дә коткару планы булдырырга тәкъдим итә. Гәрчә, Европа банклары үз-ара ул кадәре тыгыз бәйле булмаса да.

Беренче чиратта Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләренең банк системына куркыныч яный. Әйтик, Болгарстан, Румыния, Балтик илләре болай да акча кытлыгы кичерә. Алар Көнбатыш илләреннән кредит алырга мәҗбүр. Кредит шартлары исә көннән-көн кырыслана бара.

Хәзер бар дөнья буйлап хөкүмәтләр һәм үзәк банклар финанс базарына ышаныч кайтару өчен чаралар күрергә тырыша.

Сишәмбедә Япониянең үзәк банкы финанс базарына өстәмә акча чыгарды. Франция президенты икътисади киңәшчеләре белән гадәттән-тыш утырыш үкәрде. Русия биржаларында алыш-биреш берничә сәгатькә тукталып торды.

Шулай да, дөнья җитәкчеләренең күзләре Вашингтонга текәлгән. Алар американ хөкүмәтенең яңарытлган "коткару" планына өметләнә.

Ни генә әйтмә, Кушма Штатлар 300 миллион мөштәриле дөньяның иң эре базары булып тора. Дөнья җитештерүчеләренең күбесе үз тауарын шушы базар өчен җитештерә.

Әгәр американ икътисадында озакка сузылган һәм тирән төшенкелек – рецессия башланса, ул ишелеп, үзе артыннан бар дөньяны ияртә ала.
XS
SM
MD
LG