Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баррозу: ЕБ икътисади хезмәттәшлекне арттырырга тиеш


Брюссель - Европа шурасы рәисе Хосе Мануел Баррозу, дөньяны үз тәэсиренә алган финанс кризисыннан котылу өчен Европа илләре уртак хезмәттәшлекне арттырырга тиеш, дип белдерде. Хосе Мануел Баррозу бүген ясаган матбугат конференциясендә, ябылу куркынычы янаган банкларны коткару өчен Европа илләрен вакытында, озак мөддәтле чаралар күрергә чакырды.

"Бөтен мәсьәлә кирәк санда акчаны вакытында тәэмин итә алуда түгел. Без шулай ук Европа буларак ышанычны да тәэмин итәргә тиешбез. Нәкъ шул сәбәптән без әгъза илләрдән үзараларында тагын да якынрак хезмәттәшлек булдыруын сорыйбыз"

Соңгы арада дөньядагы икътисади киеренкелектән Европадагы банкларда зыян күрә. Европа илләре алдында хәзер, зыян күгән берничә банкны коткару бурычы тора.

XS
SM
MD
LG