Accessibility links

2009 ел Казан өчен бик авыр булачак


Бу хакта Казан башлыгы Илсур Метшин “Вечерняя Казань”га биргән әңгәмәдә әйтә.

Метшин башкаланың 1000 еллыгына сатып алынган 400 млн сумлык көймәне табып кайтару хәлне җиңеләйтер дип тә өметләнгән булган.
Һич кенә дә Исрафилов үзе түгел
Билгеле булганча, бу көннәрдә Казан шәһәренең Вахитов район мәхкәмәсендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Файда” мөдире Заһир Исрафилов эшен тыңлаулар дәвам итә. Ул декабрь ахырына кадәр сузылыр дип көтелә. http://www.azatliq.org/content/Article/1201998.html
Метшин сүзләренчә, “көймә билгесез якка йөзеп киткәч” алар рәсми һәм рәсми булмаган юллар белән булдыра алганны һәм хәлдән килмәгәнне дә эшләргә тырышып караган. “Бу шундый очрак- “Файда” төркемендә булган бик белемле юристлар кылган гамәл. Әмма һич кенә дә Исрафилов үзе түгел”,- ди шәһәр башлыгы.
Исрафилов артында кемнәрдер торганлыгын сизүен дә яшерми ул. Алар барсын да канун нигезендә эшләгән булып чыга. Көймәне сатып алганнар, ул каядыр йөзеп йөри, ә Казанның бүгенге башлыклары аларга бернинди дә дәгъва белдерә алмый. Көймә ниндидер офшор төркемнәр, ширкәтләр аша үтеп халыкара хокук чикләрен узып киткән инде. Русиянең эчке эшләр министрлыгы да бу көймәне кулга алырга тырышып караган… Күрәсең, ул да брып чыкмаган.
“Ә Исрафилов монда. Безнең юристлар аңа бернинди дә җитди дәгъва белдереп булмый дип әйтә. Ә гамәл күз алдында- бюджеттагы акчалар конкрет кешеләр аша һәм юридик яктан дөрес язылган ниндидер документлар нәтиҗәсендә юкка чыккан. Мәхкәмә үз сүзен әйтсен. Мин башка аңлатмалар бирә алмыйм”,- ди Илсур Метшин.
Шәһәрнең бурычы 7 миллиард сум…
Шәһәр башлыгы фикеренә күрә, ул бу урынга утырган чакта, 2005 елның ноябрь аенда, 4 миллиард сумлык Казан бюджеты өчен көймә булып агып киткән 400 миллион сум бер фантастик бәя булган. “Бу акчаны кире кайтарырбыз да, кешеләр шикелле яши башларбыз дип уйлаган идем”,- дип тә өсти Метшин.
Ә бүгенге көнгә килгәндә исә, шәһәрнең 7 миллиард сумлык бурычы бар. Ел азагына кадәр бу сан 8 ярым миллиардка җитергә мөмкин. Метшин белдерүенчә, 2009 ел бик авыр булачак. 2008 ел башында шәһәр хакимияте банклардан кредитны 8%-ка алган булса, бүген алар 13-14%-ка бирә башлаган. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, республика бюджеты да, шәһәрнеке дә бурычсыз була алмый. “Мин килгәндә бурыч керемнәрдән 3 такыр артык иде. Бүгенге көндә исә бюджет керемнәре 20%-ка артып бара”,- ди Илсур Метшин.
Акча юк, ә проектлар күп…
Шәһәр казнасы акчага тиенә алмаса да әледән-әле чит ил архитекторлары ясаган эредән-эре проектларны халыкка сөйләп төзеләчәк дип ышандырып торалар. Иске татар бистәсе, Милли китапханә, Зообакча алар арасында. Финанс базарындагы бүгенге хәлләр күпмедер дәрәҗәдә бу корылмаларны икенче планга чыгарган күрәсең. “Бүгенге кризис маена чыдаша алмаганнар көне түгел”, дип белдерсә дә Метшин әлеге проектларны тормышка ашыра башлау өчен күпмедер эшләр эшләнә дип әйтә. Әмма, мэрның тел төбеннән аңлашылганча, беренче чиратта игътибар Универсиада корылмаларына булачак. Яңа гына ишкәк ишү каналы проектын Русия президенты Медведевка тәкъдим иткәннәр.
Билгеле булганча, Универсиада бюджеты әле күптән түгел генә ике мәртәбәгә диярлек арттырылды. Бу 320 миллиард сум эченнән, әгәр акча була калса, аның 106 миллиардына шәһәр тимер юл вокзалын башка бер урынга- Воровский урамына күчерергә уйлыйлар. Казан үзәгендәге вокзалга фирма “Татарстан” поезды һәм Казаннан юлга чыга торганнар гына килеп китеп торачак. Хәзер бу 106 миллиард сум турында “Русия тимер юллары” һәм “Жилдорипотека” җитәкчелеге белән сөйләшүләр бара.
Метшин Казанның бүгенге архитектурасында хәлләрнең коточкыч булуын да аңлый. Тарихи өлештә ак силикат кирпечтән салынган торак йортлар белән дә, Иске татар бистәсенең ярым җимерек хәлдә булуы белән дә килешми ул. Шәһәрне бергәләшеп карап йөргән чакта төрек-американ ширкәте вәкилләре бу хәлләргә аның күзләрен ачкан.
Метшин сүзләре- “Бердәм Русия” хәлләре
“Вечерняя Казань” газетасы өчен махсус биргән әңгәмәдә Казан башлыгы башка актуаль мәсьәләләргә тукталды. Илсур Метшин 3 елга якын башкала белән идарә итү дәверендә беренче тапкыр озак итеп һәм ачыктан-ачык журналистлар белән сөйләште. Бу урынга билгеләнгәч тә нәкъ “Вечерняя Казань”га шундый киң күләмле әңгәмә биргән иде инде ул.
Бу әңгәмәдә катнашкан журналист Марина Юдкевич әйтүенчә, шәһәр башлыгы җитәкче кысаларына сыярлык дәрәҗәдә генә ачыла алган. Юдкевич Метшиннан “Бердәм Русия” фиркасенең Казан шәһәрендәге хәлләре турында да сораган иде. “Бу җавапны партиянең шәһәр комитеты җитәкчелегенең хәленә бәя дип тә кабул итергә була. Һәм шул ук вакытта партиянең үзенә дә күпмедер дәрәҗәдә бәя булып тора. Шәһәр комитеты секретаре бүлектә күпме әгъза барлыгын һәм алар арасыннан күпмесе чистартылганны белми. Ә көзге чистартулар нәтиҗәсендә Казандагы күрсәткеч 16%. Русиядә иң югары күрсәткеч булып тора. Мэр һәм шул ук вакытта “Бердәм Русия”нең шәһәрдәге башлыгы бу саннарны белмәгәч, миңа калса, бу хәл партия эчендәге хәлләргә бер бәя булып тора”,- ди “Вечерняя Казань” журналисты Марина Юдкевич.
XS
SM
MD
LG