Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күзәтү көчләренә буфер зоналарга керергә рөхсәт ителде


Европа Берлегенең тышкы эшләр өчен җаваплы вәкиле Хавиер Солана Грузиядә вазифаларын башлаган халыкара күзәтүчеләренә Көньяк Осетия һәм Абхазия янындагы буфер зоналарга керергә рөхсәт булдырылды, диде.

Элегрәк Русия хәрби көчләр вәкиле халыкара күзәтүчеләрнең буфер зонага керергә хокуклары юк дигән иде.

Хәзерге вакытта Грузиядә 200дән артык коралсыз күзәтүчеләр эшли. Алар Русия һәм Грузия килешүенең үтәлешен тикшерәчәк. Әлеге килешү нигезендә 10 октябрьгә Русия гаскәрләре буфер зоналардан чыгарылырга тиеш.
XS
SM
MD
LG