Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:30

Айдар Хәлим “Кешелек Исламга кайтачак” дигән китабы шушы көннәрдә Чаллыда басылып чыкты.

Айдар Хәлим – публицистик язмалары, әдәби повесть, романнар белән танылу алды. Аның иң соңгы китабы “Кешелек Исламга кайтачак” дип атала.

Айдар Хәлим “Кешелек Исламга кайтачак” дигән китабын мондый сүзләр белән башлый:

“Бабай-әбиләребез СССР кебек алласыз империя төзелгән чакта арба тәгәрмәчләре астында тапалса, без, аларның балалары, бу алласыз империянең җимерелгән чагына туры килеп, арба йөге астында калдык. Тегесе “социалистик демократия” дип аталган булса, монысы “капиталистик демократия” дип атала. Икесе дә динсез, икесе дә имансыз. Икесеннән дә берьюлы ничек котылырга, ничек иманлы булып калырга?”

Айдар Хәлим 2006 елда Хаҗга баргандагы уйлануларына нигезләнеп, дөньядагы берничә дингә анализ ясап, иманлы булу турында фәлсәфә кора. Профессор, Русия Ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин китапка кереш сүзендә болай ди:

“Дөрес, Айдар Хәлимнең Ислам дине тарихы, аның догматик нигезләре турындагы фикерләре төпле һәм төрле чыганакларга таянып әйтелгән. Аның фикерләре беркемне дә битараф калдырмый. Шулай да, бәхәскә дә урын бар. Минем карашка, Хәлимнең иң бәхәсле фикерләренең берсе – без “яхшы”, тегеләр “начар” дигән позицияне яклавы, Ислам дөньясында җыелган проблемаларның барысын да “тегеләр”гә сылтап калдырырга тырышу. Тышкы дошманны табу – проблеманы хәл итүдә иң нәтиҗәле чара түгел.

Шул ук вакытта авторның мөселманчылыкта Болгар феномены турында уйлануы, татар дин галимнәре хакында зур мәхәббәт белән язуы минем күңелгә хуш килде. Китапның әһәмиятен бүгенге татар зыялыларының үз асылларына кайту юлында мөһим адым дип саныйм. Китап яңа дөньяга караш системасын формалаштыруга омтыла”, дип яза Рәфикъ Мөхәммәтшин.

XS
SM
MD
LG