Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара күзәтүчеләр эшләренә кереште


Европа Берлеге күзәтүчеләре беренче көн эшкә кереште. Хәзер 10 көн дигәндә Русия Грузиядән үз хәрбиләрен чыгарырга тиеш.

300 тирәсе коралсыз халыкара күзәтүчеләрнең бер төркеме чәршәмбе көнне Европа Берлеге байрагы астында ныгытылган машиналарда Көньяк Осетиягә якын Базалети грузин шәһәренә таба юл тотса, икенче төркем Абхазия чигенә якынрак җирләргә китте.

Күпчелектә хәрбиләр һәм полицейскилардан торган бу Европа Берлегенә кергән 22 ил җибәргән күзәтүчеләр Русия белән төзелгән килешүнең үтәлешен тикшерәчәк. Әлеге күзәтүчеләр килгәч - 10 октябрьгә Русия хәрбиләре Көньяк Осетия һәм Абхазиягә якын районнардан китәргә тиеш.

Әгәр августагы низакътан соң Русия гаскәрләре бәрелешләргә кадәр булган урыннарга кире чыгарылырга тиеш диелсә дә, алар “буфер зона”да кала бирде.

Әле тынычлык көчләре кергәнче үк Европа Берлегендә күзәтүчеләр Көньяк Осетия һәм Абхазиядә дә эшли алсын дип теләк белдергән иде. Әмма Русия моңа каршы төште. Мәскәү тарафыннан бәйсезлеге танылгач, Русия әлеге төбәкләрдә 7 меңнән артык хәрбиен калдырачагын әйтте.

Халыкара күзәтүчеләр өчен авырлыклар инде беренче көннән үк башланды. Русия хәрби көчләре вәкиле Виталий Манушко журналистларга “буфер зона”ларга керергә рөхсәт юклыгын белдерде.

“Күзәтүләр әлегә бары иминлек җиренең көньяк чигендә генә башкарылачак. Беренче чиратта бу әле якларның вәкаләтләрне тапшырып бетермәве белән бәйле. Мондый килешү Русия һәм Грузия арасында да юк. Әмма бу өлкәдә сөйләшүләр дәвам итә”, диде ул.

Һавьер Солана
Ләкин инде дүшәмбе кичкә таба Европа Берлеге тышкы эшләр министры Һавьер Солана күзәтүчеләргә Көньяк Осетия һәм Абхазия янындагы “буфер зона”ларга керергә рөхсәт булдырылды, диде. Шулай ук Солана Мәскәү үз сүзендә торып, 10 октябрьгә хәрбиләрен чыгарыр дип өметләнүен әйтте.

Халыкара күзәтүчеләр төбәктә бер ел булачак. Әмма киләчәктә әгәр Медведев-Саркози килешүендәге бар шартлар да үтәлмәсә бу вакыт озынайтылырга да мөмкин.
XS
SM
MD
LG