Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:53
Римзил Вәли. Азатлык радиосының Казан бүлегенә даими тыңлаучы Мансура ханым килеп керде. Ул гаиләсе йорт салган җирне канунсыз тартып алу белән 3-4 мәхкәмәдә катнашып, Мәскәүгә барып җиткән, хаклыкны тапмаган, тагы да ераграк китмәкче. Тузып-искереп беткән фатирда торып та, яңа торак ала алмаучылар да мөрәҗәгать итәләр – нишләргә, кая барырга? Иң зур җитәкчеләргә, президентларга язсаң да, хатың-шикаятең барыбер җирле хакимияткә һәм үзеңә кайтып төшә. Нишләргә, диләр. Я Берләшкән милләтләр оешмасына, я чит ил радиосына мөрәҗәгать итү кирәк, дип санаучылар бар. Хакыйкатьне мөмкин кадәр өстәрәк, мөмкин кадәр ераграк эзләү дөрес дип санала.

Бүгенге аналитик тапшыру хакыйкатьне кайда эзләү, гадельлекне ничек табу турында. Демократик җәмгыятьтә хакимиятнең 3 тармагы була – канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмә тармагы. Һәр 3 хакимият мөстәкыйль, бәйсез булырга тиеш. Бәхәсләр туган вакытта гадельлекне сорап бара торган җир гаеплене гаепле, гаепсезне гаепсез дип, рәсми игълан итә торган урын – шул ук мәхкәмә. Һәр районда була торган җәмәгатьчелек мәхкәмәсеннән башлап, республиканың, Русиянең югары судлары һәм Страсбургта эшләүче Кеше хокуклары буенча Халыкара мәхкәмә менә шушы өченче хакимиятнең баганасын тәшкил итә. Ә Татарстанда нинди кануннар нигезендә хөкем итәләр? Һәр хөкемдәрнең кесәсендә Русия президенты имзалаган таныклык, мул эш хакын да федераль үзәктән алалар. Ә Татарстан кануннары буенча җинаять яки гражданнар эшләрен караганда, хөкем иткән чаклары буламы икән?

Гомумән, хөкемдарның өстәлендә яткан канунны кем раслаган, 100ләрчә тапкыр төзәтелгән, йолкынган республика кануннарын санга сугамы икән бүгенге хөкемдәрләр? Сүзне менә шуннан башлыйбыз. Азатлык студиясендә - Татарстан Югары мәхкәмәсе әгъзасы, атказанган хокукчы Рафаэль Шакирҗанов.

Рафаэль Шакирҗанов. Аерым бәхәсләрне без урындагы кануннар нигезендә карыйбыз. Әйтик, бер кешегә фатир бирергә тиешләр, яки кешене бер фатирдан икенче фатирга чыгаралар, әлбәттә, шәһәрдә, республикада булган кануннарны карыйбыз. Әйтик, җир турында бәхәсләр бара икән, республиканың Җир кодексын карыйбыз. Русия канунында, кешене торган җиреннән бары тик закон нигезендә генә чыгарып була, диелә.

Римзил Вәли. Күптән түгел Туймазы театры Казанда өч спектакль күрсәтте. Шуның икесендә фатир мәсьәләсе. Берсендә ике ханым ирләрен фатирга алыштыра. Икенчесендә өч гаилә бер фатирда тора. Шулкадәр авырлык, күңелсезлек. Канун буенча алар әллә кайчан фатирлар булырга тиеш. Ә фатир юк. Алар Совет заманындагы кебек коммуналь фатирларда торалар. Кемдер үзенә күбрәк эләктергән, кемгәдер җитмәгән. Мәхкәмә эшендә бу иллюстрация расланамы?

Рафаэль Шакирҗанов.
Фатир турында мәсьәләләр әлбәттә иң катлаулы бәхәсләр. Һәрбер кешене фатир белән тәэмин итү, хөкүмәт бурычы булып калды. Ә бүгенге көнне андый сораулар бик күп.

Римзил Вәли. Бу бит сатып алына, теләсә кем теләсә нәрсә сатып ала.

Рафаэль Шакирҗанов. Әлбәттә, сатып алырга була, ләкин һәркемнең аңа мөмкинлеге юк.

Римзил Вәли. Инде һәркемнең күңеленә, үзәгенә үткән мәсьәлә – ул җир, фатир сатып алу, фатирсыз калу. Мәсьәләне югары мәхкәмәдә дә хәл итеп булмаса, ул вакытта нишләргә?

Рафаэль Шакирҗанов
Рафаэль Шакирҗанов. Әлбәттә, бәхәсләр күп, ләкин бүгенге мәхкәмә системасы шулай корылган. Бәхәс килеп чыкса, кеше җәмәгать судьясына барып, эшне карый ала. Инде анда да карарны дөрес түгел дип таба икән, ул шикаять язып, өч-дүрт тапкыр тикшерелә. Шул ук җәмәгать мәхкәмәсе карарырына аппеляция биреп була. Аннары аны район, Татарстан республикасы Югары мәхкәмәсе тикшерә ала. Инде аның карары белән дә риза булмаган кеше, Мәскәүдәге Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала. Әгәр дә эш дүрт мәхкәмәдә дә тикшерелеп, ул кешенең дәгъваларын канәгатьләндерми икән, әйтергә кирәк, мәхкәмә эшне дөрес караган була.

Римзил Вәли. Ә дөрес каралмаган, яки икенче, өченче катта шикаятьченең гозерен канәгатьләндереп, хөкемегез дөрес булмаган дип кире борып кайтарган очраклар еш буламы?

Рафаэль Шакирҗанов. Андый очраклар бик күп. Безнеңчә, һәрбер дөрес булмаган карар югарырак мәхкәмә тарафыннан каралып, ул эшләр, карарлар юкка чыгарылырга тиеш. Әмма моның өчен судта катнашкан кешеләр, шикаять язучылар үзләре йөрергә тиешләр.

Римзил Вәли. Фатирсыз кеше урамда кала, Аллага, патшага, администрация башлыгына рәнҗи. Шикаять язып, үзенең кайсы урында хокукы бозылган күрсәтмәсә, ул озаклап йөриячәк. Шулаймы?

Рафаэль Шакирҗанов. Йөриячәк түгел. Беренчедән, әгәр дә канун бозылып, кешене фатирсыз калдыралар икән, әлбәттә, дөрес карар кабул ителергә тиеш. Торактан чыгару эшләрендә прокуратура катнаша. Анда бу эшләрен үзләренчә тикшереп карыйлар. Шулай булгач, кеше фатирдан куып чыгарылып, каядыр урамда йөри дигән очраклар безнең системада булмаска тиешләр.

Римзил Вәли. Куып чыгармаса, кулына фатир алмаган кеше турында да сүз бара бит.

Рафаэль Шакирҗанов. Монда ни өчен ала алмаганны белергә кирәк. Эш бәхәстә генә тормый. Проблема кайчан, ничек башланганын белергә кирәк.

Римзил Вәли. Страссбургка бару юллары, анда эшең ничек куелуы турында бер җирдә бу турыда ишеткәнем юк. Халык та белмидер, бәлки аерым кешеләр генә ишеткәндер. Әйтегез, ул мәхкәмәне сез таныйсызмы?

Рафаэль Шакирҗанов. Русия хөкүмәте Страссбург юрисдикциясенә керү турында карар кабул итте. Русия караган эшләрне Страссбург мәхкәмәсе дә карый ала. Әлбәттә, монда кайбер тәләпләрне үтәргә кирәк. Кеше Европа мәхкәмәсенә барганчы Русияда үзенең бәхәсен хәл итергә тиеш. Бөтен инстанцияләрне үткәч кенә, кешенең Европа мәхкәмәсенә барырга мөмкинлеге була. Әгәр дә Русия мәхкәмәләре карар чыгармаса, Европа ул эшне алмый.

Европа мәхкәмәсендә эшләр күпләп карала башлангач, безнең кимчелекләрне күреп, безгә берничә шелтәләр дә килде. Алар әйтүенә караганда, мәхкәмә карары булган эшләр дә бик озак вакыт үз көченә керә алмый.

Шуны искә алып, Русия дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 4 декабрендә канун кабул ителде. Бу канун нигезендә шикаятьләр 5-6 ай эчендә каралырга тиеш.

Римзил Вәли. Халыкара мәхкәмә инстанцияләренә барганда, алар нинди канун белән хәл ителә соң? Ул Русия, Татарстан кануннарын таныймы? Рафаэль әфәнде Кеше хокукларын саклау конвенциясе дигән матур бизәлгән папка китереп чыгарды. Бу документларны сез кайдан алдыгыз?

Рафаэль Шакирҗанов. Страссбургка без кеше хокукларын яклау буенча Европа мәхкәмәсенең эше белән танышу өчен бардык. Алар эшләрне ничек башкарулары, нинди кануннар кулланулары турында сөйләделәр. Кеше хокукларын яклау буенча Европа конвенциясе бар, Русия дә кул куйды. Менә шуннан чыгып хәл итәләр. Эшләрне хәл иткәндә, алар башта безнең кануннарны карыйлар. Һәм алар шикаятьнең безнең канун буенча ничек каралырга тиеш икәнлеген әйтә.

Күп очракларда Русия кануннары Европа кануннарына туры килә. Бары тик Европа мәхкәмәсе безгә, кануннарны ник үтәмисез дип шикаять итә.

Ә инде Русия кануннарының Европа конвенциясенә туры килмәгән очраклар бик сирәк. Татарстанда мондый бер-ике очрак кына булды. Әйтик, Казанга килгән бер хәрби кешегә мәхкәмә аңа фатир бирү турында карар чыгарда. Вакытында фатир бирелмәгәч, ул Европа мәхкәмәсенә барды. Бөтен бәхәс - кабул ителгән карарның вакытында үтәлмәве.

Римзил Вәли. Ә Страссбург мәхкәмәсеннән кешеләрнең җиңеп кайткан очракларын ишеткәнегез бармы?

Рафаэль Шакирҗанов. Алар бик күп. Әле мин искә алган хәрбинең бәхәсе башлангач, аңа кирәкле органнар фатир урынына акча бирделәр. Күп очракларда Европа мәхкәмәсе Русия гражданнарның шикаятьләрен канәгатьләндерә.

Римзил Вәли. Сезнең әйткәннәргә караганда, әгәр дә кеше теләсә, хакыйкатьне эзләп табып була. Иң соңгы сорау. Татар милләте, милли гаделлек турында нинди дә булса гаризалар Европа судына барып җиткәне бармы?

Рафаэль Шакирҗанов. Андый очраклар юк. Бу мәхкәмәдә Татарстаннан ике эш каралды. Анда да кеше үзенең аерым хокукларын яклап барды.

Римзил Вәли. Хөрмәтле тыңлаучылар, ниндидер сәбәпләр белән фатирдан мәхрүм ителүчеләр, хезмәт урынын яки хосусый милеккә алынган җирен югалтып, гаделлек, хакыйкать эзләүчеләр милли яки социаль яктан рәнҗетелүчеләр бәхәсләрне хәл итү өчен туп-туры бара торган урын, ул да булса – мәхкәмә. Татар-башкорт халыклары суд бусагаларында йөрергә яратмаса да, башка юл юк. Хәзергә әле бу милләтләр мәхкәмә аша дөреслекне табу ысулларын үзләштермәгәннәр.

Страсбург, Гаага сүзләре белән өркетергә тырышсалар да,хәзергә милли хокукларны халыкара мәхкәмәгә биргән очрак юк. Татарстанның һәм Русиянең атказанган хокукчысы республиканың Югары мәхкәмә әгъзасы Рафаэль Шакирҗанов та моны таныды. Югары мәхкәмә кушуы буенча ул Страсбургка барып, тәҗрибә уртаклашып, хәлләрне өйрәнеп кайткан. Хокук нигезендә яшәү, гадельлекне яклау башкача була да алмый.
XS
SM
MD
LG