Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КД-Авиа" очкычы каза хәлендә төшеп утырган


Бүген төнлә Калининград һава аланында “КД-Авиа” ширкәтенең очкычы каза хәлендә төшеп утырган. Очкыч Барселонадан Калининградка кайта торган булган.

“Боинг 737”нең җиргә утырганда тәгәрмәчләре чыкмаган, дип хәбәр ителә. Очкычта 138 юлчы һәм 6 кешелек очучылар төркеме булган. Бер кем дә зыян күрмәгән.

Юлчылар әйткәнчә, очучылар техник җитешсезлекләр турында әйтмәгән, очкычтагы кешеләр каты тавышны ишеткән, әмма бәрелү, каты селкетү сизмәгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итте.
Очкычның аскы өлешенә зыян килгән. Юлчылар, төшеп утыргач, очкычны янгын сүндерү машиналары әйләндереп алды, дип әйткән.
“Храброво” һава аланы вакытлыча ябылып торды, дип хәбәр итә агентлыклар.

“КД-Авиа” һава ширкәте очкычлары Калининград каласы аша Русия һәм Европа шәһәрләре арасында оча. Ширкәт Казан һәм Европа шәһәрләре арасында очышлар оештыра.
XS
SM
MD
LG