Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокукларын яклау оешмасы тирәсендә ямьсез якалашу бара


Канунсызлык казанына әйләнгән Башкортстанда хокук яклаулык тирәсендә ямьсез алыш бара. Әлеге хәлдән бер генә як ота – хокук бозучылар гына.

26 сентябрьдә 11 кешедән торган төркем “Кеше хокуклары өчен” бөтенрусия хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев исеменә “Лев Пономаревка Башкортстан кеше хокуклары яклаучылары мөрәҗәгате” дип аталган хат җибәрделәр. Башкортстан халкын яклаучы бу төркемгә “Җәмәгать контроле” гомумрусия хәрәкәте вәкиле, Малтабарлар хокукларын яклау оешмасы рәисе, “Бердәмлек камиллеге” дигән оешма (андый оешма да бар икән!) рәисе, Башкортстандагы “Яшь Башкортстан” коммунистик яшьләр союзы башлыкларының берсе, билгеле башкорт оппозиционеры Айрат Дилмөхәмәтов, Дилмөхәмәтовның инкыйлаб ясарга өйрәткән күрсәтмәләрен үзенең “Провинциальные вести” газетында басканы өчен шартлыча хөкем ителгән Виктор Шмаков, Гражданнар фронты хәрәкәтенең Башкортстандагы юлбашчысы, журналист Роберт Загреев һәм башкалар керә.

Әлеге хатта, 20 сентябрьдә Уфада, билгеле сәясәтче Борис Немцов катнашлыгында үткән демократик көчләрнең һәм “Кеше хокуклары өчен” бөтенрусия хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсенең хисап-сайлау җыеннарына үзләренең һәм башка байтак көчле демократларның чакырылмавына нәфрәт белдерелә. Әлеге хатка кул куючылар фикеренчә, бу хәл “Кеше хокуклары өчен” бөтенрусия хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Исәнгуловның этлеге аркасында килеп туган.

Хатта Исәнгуловның гөнаһлары бәйнә-бәйнә сөйләп бирелә. Ул “кул биреп исәнләшә алмаслык авантюрист”, Башкортстан Эчке эшләре министры Диваевны алып ыргытып, аның урынына үз кешесен, яман кешене куярга ниятләүче (Башкортстандагы милиция түрәләренең канун бозулары турындагы “Соңгы чик җитеп” дигән китабын шуның өчен генә язган икән) шәхес сыйфатында тасвирлана.

“Без, Башкортстандагы төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре, Мәскәүдә яшәүче сәяси авантюрист Илдар Исәнгуловның гамәлләренә ачу белдерәбез һәм бу легитим булмаган чараның эш нәтиҗәләрен танымаячакбыз”, диелә хатта. Шуннан соң кызыбрак китеп булса кирәк, Лев Пономаревның үзенә дә куш аяклап тибәләр.

“Сез “Кеше хокуклары өчен” бөтенрусия хәрәкәтенең Башкарма директоры була торып хокук яклаучы Рәис Дәүләткужинны канунсыз кулга алуны һәм аны хөкем итүне аклап чыктыгыз, шуңа күрә безгә андый оешма кирәкми”, диләр 11 кешедән торган хокукчылар төркеме вәкилләре һәм яңа хокук яклау оешмасы төзүгә керешүләрен игълан итәләр.

Моңа хәтле Лев Пономарев Башкортстандагы барлык кеше хокукларын яклаучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны берләшергә чакырган иде. Шуннан соң Илдар Исәнгуловны күрә алмаучы хокукчылар ике тапкыр Пономаревка хат язып, Исәнгуловның үтә яман кеше икәнлеген аңлаттылар.

Пономарев аңламаган булып чыкты, чөнки ул 20 сентябрьдә үткән “Кеше хокуклары өчен” бөтенрусия хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе җыенына җибәргән хатында, киресенчә, Исәнгуловны бар яклап та уңай тасвирлый һәм нәкъ аны яңадан рәис итеп сайларга чакыра. Һәм ул көнне Илдар Исәнгуловны бертавыштан сайладылар да.

2 октябрьдә бәйсез ufagub.org сайтында Башкортстандагы билгеле сәясәтче, икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллинның Илдар Исәнгуловка каршы чыгучыларның мотивациясен аңлаткан язмасы дөнья күрде. Исәнгуловка каршы хат астына башкорт милләтчеләренең һәм Русиядә абруй казанган хокук яклау оешмасының төбәк бүлекчәсен кулларына төшерергә ниятләүчеләрнең бергәләп имза салуларының үз логикасы бар, ди Гатауллин.

Башкорт милләтчеләренә татар Исәнгуловның республика җитәкчелеген сәнәккә элүе ошамый, ә калганнары хокук яклаучыларга читтән күп акча килә, ә ул акчаларны Исәнгулов үз кесәсенә генә сала, бүлешми дип ачуланалар, ди Гатауллин. Үзенең мәкаләсен дә ул “Аларның күзләре мифик алтын яңгыры ялтыравына яна” дип исемләгән.
XS
SM
MD
LG