Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Шушы көннәрдә Казанда күп еллар тарихи мирас булып сакланып килгән “Болгар” кунакханәсен җимерү татар җәмәгатьчелегендә нәфрәт уятты.

Күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары бу хәлләргә үз мөнәсәбәтен белдермичә калмады. “Звезда поволжья” газетасында журналист Рәшит Әхмәтов та бу темага туктала. Һәм аның аша тулаем Татарстан бәйсезлегенең киләчәге турында уйлана.

Автор сүзен башлап, “Татарстаннан европалаштырылган төбәк ясарга телиләр. Әмма моның өчен иң элек халык европалашкан булырга тиеш. Ягъни хокукларын чикләгән вакытта ризасызлык белдереп урамга чыгырга, кыерсытканда түзеп тормаска. Татарстанда 50 мең шундый кеше булса җитә. Урам җыеннарын үткәргән өчен совет заманындагы кебек төрмәләргә утыртмасалар да, халык ризасызлык белдерми, бу мәсьәләләргә битараф кала”, ди.

Моңа мисал итеп Әхмәтов, милли компонентның бетерелүе, “Болгар” кунакханәсенең җимерелүен искә ала. “Кайчандыр татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай яшәгән һәм иҗат иткән кунакханәне җимерү, бу үз кулларыбыз белән Тукайны яңадан үтерү кебек кабул ителә. Ә татарлар дәшми. Берәр башка халык булса, инде күптән бу җимерүчеләрне ирек мәйданына чыгарыр иде. Әмма татарларда ризасызлык белдерү хисен бетергәннәр. Хәзер түрәләр аерым, интеллигенция аерым, җитәкчеләр аерым, һәркем үзенчә яши. Ә бәлки халыкка чыннан да бу мәсьәләләр мөһим түгелдер”, ди журналист.

Әлегә татарда күпмедер дәрәҗәдә мәдәнилек бар икән, күп очракта бу хәзерге президент Миңтимер Шәймиевка да бәйле. Әхмәтов фикеренчә, абруйлы сәясәтче булуга карамастан, аның күңел түрендә гадилек, романтика бар. Ул бер генә спектакльнең премьерасын калдырмый, күп китап укый, мәдәният өчен борчыла. Әмма Шәймиев президентлыктан китеп, тәхеткә шул ук Исхаков килгән вакытта, аның Мәскәү җитәкчелегенә ярарга тырышуы, аларга карап сәясәтне алып баруы көн кебек ачык. Һәм биредә татар мәдәнияте, рухы турында сүз бара алмый, билгеле.

Автор фикеренчә, татар мәдәнияте тарихта һаман русныкыннан бер баскычка түбән барган. Каен агачы янында башка агачларга үсүе авыррак дигән кебегерәк, татар мәдәнияте дә русныкы янәшәсендә югалып кала. Мәдәниятнең эчтәлегенә килгәндә, татарныкын гадирәк, халыкчанлырак, толерантлырак дип атый. Аның фикеренчә, биредә рус мәдәниятендәге кебек, “дошман образы юк”. Бу тагын бер кат татарларның барына риза булып яши торган халык икәнен күрсәтә, ди Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG