Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:02

Сталин кемнең ничек тавыш бирүе түгел, ә ул тавышны кем һәм ничек санавы мөһим дия иде. Бу сүзләр “Русия исеме” бәйгесенә дә туры килә төсле.

Әлеге бәйгенең химаячесе булган “Русия” дәүләт телевизион каналы 500 танылган тарихи шәхестән интернетта тавыш бирү нәтиҗәсендә 12сен калдырырга тәкъдим итте.

Шушындый ук сайлау дөньяның тагын 22 илендә уза. Әлеге проект аларда бик танылган һәм анда бу нисбәттән бернинди аңлашылмаучанлыклар чыкмый. Чөнки халык инде үз тарихын ачыклаган. Мисал өчен британнар көтелгәнчә Уистон Черчильны сайласа, американнар - Рональд Рейган, ә Германиядә - Конрад Аденауэрга тавыш биргәннәр.

Русиядә бу проектны оештыручылар тарихны ачыклый алмыйча бәйгенең ямен җибәрде. Хәтта нәтиҗәләрнең дөреслегендә шик тә туды.

Җәй уртасында Русиядәге бөек шәхесләр исемлеге башында Иосиф Сталин торса, бу бик тиз үзгәрде. Күрәсең, бу проект җитәкчеләрендә Сталинның җиңүе уңайсызлану тудырган. Эш шунда ки, интернетта Сталин өчен тавыш бирүчеләр - бу шәхес идәрә иткән чорда яшәмәгән кешеләр. Әмма соңгы вакытта Сталинны бары уңай яктан гына искә алып, аны каһарман урынына кую инде җәмгыятьтә үз өлешен керткән.

Хәтта ки, китап кибетенә генә керү дә җитә. Анда Сталинга багышыланган китаплардан киштәләр сыгылып тора. Быел Александр Филиппов җитәкчелегендәге берничә авторның тарих дәреслеге дә шактый шау-шу уятты. Анда Сталин эшлекле шәхес, ә аның терроры – ил үсеше өчен кирәк булган чара дип языла. Русия үзәк коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкече Хафиз Миргалимов та Сталинны яшь буынга үрнәк итәргә кирәк дип саный.

“Минем уйлавымча, ул вакытта ул җирлектә Сталин дөрес карар кылган”, дигән иде Татарсан коммунистлары җитәкчесе.

Рәсми рәвештә үзен коммунистлар режимына каршы, монархия яклы дип таныткан телевизион каналның Сталинны беренче урыннарда калдыру кысага сыймаслык хәл. Җитмәсә, Рус православ чиркәве дә коммунистларның Сталинны мактап сөйләвен һәрвакыт тәнкыйтьли.

Моннан тыш, Сталин террорыннан үлгән меңләгән кешене һәрвакыт искә алып килгән, күптән түгел вафат Александр Солженицынны да хөрмәтсезләү булыр. Бер үк вакытта Солженцынны да, Сталинны да яклау башка сыймаслык хәл бит. Һәм моңа чишелеш табыла. Проектны алып баручы Александр Любимов Сталинның бәйгенең беренче өлешендә җиңңүе ул – хакерлар эше нәтиҗәсе, диде. Һәм август аенда бәйгене яңадан башладылар.

Шуның нәтиҗәсендә, хәзер финалга 2 миллионнан күбрәк тавыш җыеп беренче урынга Алексанр Невский чыкты. Шулай ук анда Пушкин, Достоевский, Петр I, Ленин, Суворов, Екатерина II, Явыз Иван, Столыпин, Александр II, Менделеев һәм Сталин кергән.

Исемлек башында торган Невский Рус православ чиркәве тарафыннан бик хупланган зат. Әлеге җиңүчеләр исемлеген яңгыратыр алдыннан берничә көн элек кенә правослаулар берлеге Невскийны ФСБның рухи яклаучысы итәргә тәкъдим итте. Ә Невскийның “безгә кылыч белән килгәннәр, шул кылычтан үләчәк” сүзен правослаулар күзләү офицерларының шигаре итәргә кирәк, диде.

XS
SM
MD
LG