Accessibility links

Финанс кризисы сиздерә башлады


Дөньяда берничә ай барган финанс кризисы шул финанс даирәсе кысаларыннан чыкмас, гади халыкка, чын икътисадка кагылмас, дип саналды. Алай түгел икән.

Wall Street дөньясыннан акцияләр төшү, индекслар ишелү турында яман хәбәрләр килгән саен, ил җитәкчекләре бу ишелүнең икътисадка йогынтысы юк, бәла-каза безне урап үтәчәк, дип үз халкын тынычландырып килде.

Моңа кадәр шулай булды да. Американың торак базарын санамаганда, чын икътисадка әллә ни зыян юк дип саналды.

Алай түгел икән. Соңгы мәгълүматларга караганда, күп кенә илләрдә сәнәгать һәм башка җитештерү тармакларында чигенү күзәтелә, ширкәтләрнең җитештерүе, мөштәриләрнең ихтияҗы кими, эшсезлек арта.

Finacial Times гәзите чәршәмбе санында язуынча, финанс тармагындагы бәла-казалар чын икътисадны урап үтмәгән.

Япониянең Танкан банкы хисабына караганда, эре җитештерүчеләр арасында ышаныч соңгы 5 елда иң түбән дәрәҗәгә төшкән.

Евро төбәгендә эшкуарларның сатып алу күрсәткече сентябрьдә узган ел белән чагыштырганда 8 пунктка кимегән.

Икътисадның хәлен билгеләүче бу күрсәткеч Британиядә дә иң түбән дәрәҗәгә төшкән.

Германиянең икътисад белгече Адриан Оттнад сүзләренчә, эш эшкуарларның кәефе төшүендә генә түгел.

"Ышаныч мәсәләсе икътисадта иң мөһим әйберләрнең берсе. Ләкин эш моның белән генә бетми", - ди Оттнад.

Белгеч фикеренчә, Европа ширкәтләре арасында алыш-биреш кимесә, киләсе елда җитештерү азрак булачак, керемнәр кимиячәк, ширкәтләр эшкә азрак кеше алырга тырышачак.

Чын икътисадның хәлен билгеләү өчен еш кына машина сату тармагын кулланалар.

Сентябрьдә Кушма Штатларда машина сату узган ел белән чагыштырганда 25% кимегән. Chrysler һәм Ford кебек эре җитештерүчеләрдә югалтулар 33-34% җиткән.

Европаның затлы машиналары да америка базарында хәзер азрак сатыла. Әйтик, "акча капчыклары" яратып ала торган Porsche спорт машиналарын алу 45% кимегән.

Әлбәттә, моңа ягулык бәясе дә тәэсир итә.

"Ягулык бәясе арту да зур йогынты ясый, - ди Goldman Sachs оешмасының Лондондагы белгече Simon Hayes. – Нефть, газ, электр бәясе арту ширкәтләргә дә, гади кешеләргә дә суга. Нәтиҗәдә базарда сорау кими, эшсезлек арта."

Шулай да, икътисади күрсәткечләр бар җирдә дә тискәре түгел. Әйтик, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрендә, шул ук машина сатылышына карасаң, киресенчә, үсеш күзәтелә. Automotive News басмасы язуынча, Чехия, Польша, Украинада машина сатулар арткан. Бу икътисадның үсешен чагылдыра дип санала.

XS
SM
MD
LG