Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүз иреклеге конфренциясендә матбугатка урын юк


Uzbekistan -- CROPPED President Islam Karimov at Tashkent meeting with Russia's Putin (not pictured) 02Sep2008
Uzbekistan -- CROPPED President Islam Karimov at Tashkent meeting with Russia's Putin (not pictured) 02Sep2008

2005 елның май аендагы Андиҗан вакыйгаларыннан соң, Үзбәкстанда беренче тапкыр матбугат иреклегенә багышланган конференция уздырыла.

Конференция Андиҗан вакыйгаларыннан соң аралары бозылган ике тарафны, Үзбәкстан белән Европа Берлеге илләрен һәм аларның рәсмиләрен бергә җыя. Ташкeнттa узачак әлеге җыенга президент Ислам Кәримов хакимиятенә каршы торган көчле тәнкыйтчеләрдә катнаша.

Европа иганәчелегендә, "сүз иреклеге" мәсьәләсенә багышланган конференция Үзбәк хакимияте тарафыннан ике тапкыр кичектерелгәннән соң, ниһаять бүген Ташкентта башланды. Конференциягә Халыкара Кризис төркеме һәм Кеше хокуклары торышын күзәтүче Human Rights watcһ төркеменнән кала кискен телле тәнкыйтчеләрдә чакырылды.

Шулай да сүз иреге мәсьәләсендәге бәхәсләрне халыкка җиткерү вазифасын башкарган мәгълүмат чаралары, Үзбәк хакимияте карары белән бу конференциягә кертелмәде.

Әлеге карар исә купләрне аптырашта калдырды. Парижда урнашкан чикләрне танымаган хәбәрчеләр оешмасының Европа һәм элекке совет илләре мөнәсәбәтләрен өйрәнү бүлеге җитәкчесе Элда Видел, максаты сүз иреклеген яклау булган хәбәрчеләрнең мондый конферециядә катнашуына рөхсәт ителмәве кешеләр арасында каршылык тудыра дип белдерде.

"Әгәр дә мондый чарага хәбәрчеләр кертелми икән, бу җыелышның мәгънәсе нәрсәдә соң? Минемчә бу җыен үзбәк хакимиятенең илне ничек үз карамагында тотарга тырышу омтылышын күрсәтә. Шуңа күрә бу җыеннан соң мин әллә ни мөһим карарлар игълан ителер дип уйламыйн. Ягъни, ил буларак Үзбәкстан бер яктан сүз иреклеге конференциясен кабул итә, ә икенче якан мәгълүмат чараларының җыенга катнашуына рөхсәт итми, бу капмакаршы хәл" диде Видел.

Видел әйтүенчә, бу җыен никадәр Европа илләре белән Үзбәкстан рәсмиләрен бергә җыюга ярдәм иткән булса да, цензура һәм башка проблемалар Үзбәкстан хәбәрчеләре өчен һаман зур киртә булып тора.

Үзбәкстанда сүз иреге төшенчәсе бөтенләй юк диярлек. Хакимиять куйган чикләрен узып чынбарлыкны ягъни хакимият эшетергә теләмәгән хәбәрләрне яза башлаган журналистларны алда авыр җәзалар көтә. Күп кенә үзбәк журлалисты бу сәбәпле илдән куылды. Үзбәк хакимияте BBC һәм Азатлык радиосы белән бергә башка халыкара мәгълүмат чараларының да Ташкенттагы бюроларын япты. Моннан кала Үзбәкстанда төбәк һәм җирле хәбәрләр тараткан интернеттәге веб сахифәләренә дә кереп булмый.

Үзабәкстаннан торып чит ил матбугатына җирле хәбәрләрне җиткергән хабәрчеләрең дә язмышы үзгә түгел, алар да илдән китәргә мәҗбүр ителде.

Бер ай элек Үзбәк дәүләт каналы әзерләгән тв документаль фильмында, Азатлык радиосы хезмәткәрләре халык дошманы дип күрсәтелде.

Мәгълүмат чараларының илдәге хәле шундый аяныч булганда әлеге конференциянең нәтиҗәләре турында Uznews.ru интернет хәбәр порталы, Үзбәкстаның әлеге адымын Үзбәкстан белән Көнбатыш арасында мөнәсәбәтләрне яхшыртырга бер баскыч була алачагын язды. Сәхифә, Үзбәкстан хакимиятенең бу чараны илдә кеше хокуклары торышына арткан тәнкыйтләрне бастырып, дөнья җәмәгатчелегенә Үзбәкстаннын ачык ил булуын күрсәтү эшендә кулланачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG