Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта вице-президентлыкка нәмзәтләр бәхәсләште


АКШның Миссисипи штатында вице-президентлыкка нәмзәтләр Сара Пәйлин һәм Джо Байден арасында дебатлар үтте. Шушы фикер алышуда икътисади мәсьәләләр, тышкы сәяәсәт тикшерелде. Республиканнар вәкиле Сара Пәйлин Гыйрактагы сугыш турында : “Гыйрак хөкүмәте үзе идарә итә башлаганны, кешеләр иминлеген тәэмин итә башлаганны күргәч, безнең бу илдәге эшебез тәмам дип санарга була,” дип әйткән.
Демократлар исеменнән вице-президент урынына дәгъва иткән Джо Байден, “Гыйрак хөкүмәтенә армиясе, дәүләте өчен җаваплыккны үзләренә алырга вакыт җитте инде” дип белдерде.
XS
SM
MD
LG