Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:00

Русия хөкүмәте Сембергә килде. Файдасы булырмы?


Владимир Путинның очкычлар төзү гиганты “Авиастар”га зур игътибары аның эшен җанландырып җибәрде, диләр.

Шулай ук Идел аша байтак еллар буе төзелеп килүче күпернең дә 2009-елда, ниһаять, ачылуы көтелә. Мондый фаразларның җитдилеген Русия хөкүмәте башлыгының 3 урынбасары килүе дә раслыйдыр: Виктор Зубков, Игорь Шувалов һәм Игорь Сечин киләчәк икән. Бу визитлар федераль хөкүмәтнең Сембер төбәге белән төрле яклап кызыксынуын күрсәтәдер. Путинның 1-урынбасары булып торучы Зубков авыл зуҗалыгы, балыкчылык, урман хуҗалыгы һәм агропром комплекслары, тышкы сәүдә, таможня, тариф һәм антидемпинг сәясәте өчен җаваплы.

Игорь Шувалов тышкы икътисади эшчәнлек, эчке саклану, кече эшмәкәрлекне үстерүгә дәүләт ярдәме, конкуренцияне үстерү, Русия төбәкләренең социаль-икътисади үсеше буенча дәүләт сәясәтен эшкәртү кебек вазифалар алып бара. Ә гади урынбасар Игорь Сечин вазифалары исә – сәнәгать, энергетика, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләти сәясәтне алып бару. Җирле күзәтүчеләр фикеренчә, моңа кадәр икътисади уңышлары белән әллә ни мактана алмаган Сембер өлкәсенең дә үз-үзен ашатып яшәү дәрҗәсенә өлгәшүе мөмкин.

Ә өлкә үзәгендә хезмәт итүче хәрбиләрне Мәскәүнең армиягә карата тискәре мөнәсәбәте пошаманга сала икән. Сәбәбе дә юк түгел: элек Сембердә 3 хәрби училище бар иде. Башта Ленин исемендәге гвардия танк училищесын Чиләбегә күчерделәр. Аның бина-корылмаларын хәзер Суворов училищесы били. Соңрак элемтә училищесы ябылды. Граждан авиациясе очучыларын әзерләүче уку йорты эше дә туктатылды. Хәзер исә Тыл һәм транспорт буенча офицерлар әзерләүче училище өстендә болытлар куера.

Быел кабул ителгән курсантларга аларның соңгы булулары бәян ителгән. Имеш, бу училище Ставропольдәге шул ук юнәлешле училище карамагына күчереләчәк. Хәер, уку йортының матбугат белән элемтә өчен җаваплы хезмәткәре полковник Хохлов әйтүенчә, хөкүмәт карары әлегә юк.

Бәлки илнең байтак югары уку йортларында да хәрбиләр әзерләү киң таралган шартларда махсус училищега ихтыяҗ да кимидер. Болай да бит Русия, нәкъ шул биниһая зурлыгы һәм куәте белән аерылып торучы армиясенә таянып, күршеләрен каты кулы белән куркытып яши. Хәер, күршеләрен генә дә түгел.

XS
SM
MD
LG