Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортларның дәүләте ничәү?


Башкорт галиме Нияз Мәҗитов үзенең яңа “ачышларын” бәян итте.

2 үктәбер көнне Уфада, Башкортстан фәннәр академиясе президиумы утырышында ачып салды Нияз Мәҗитов яңа сенсацияләрен. Аның сүзләренчә, әле 10-16нчы гасырларда ук башкортларның үз ханнары һәм үз дәүләтләре булган. Игътибар итик – дәүләтләре булган, дип әйтә ул. Шул дәүләтләрнең берсе Уфа тирәсендә, икенчесе хәзерге Стәрлетамак шәһәре урынында, калганнары башка тарафларда, дип раслый Нияз Мәҗитов.

Стәрлетамак шәһәре янында, казу-археология эшләре башлау өчен, хөкүмәттән акча да өмет итә Нияз Мәҗитов.
Тарихта дөньядагы барлык борынгы һәм соңрак барлыкка килгән дәүләтләр үзләре дә, аларның тарихлары да шактый яхшы билгеле. Ә нишләп соң башкорт халкының бер дәүләтеме, яисә берничә дәүләтләреме булуы хакында моңарчы берни дә мәгълүм түгел. Бу сорауга гына Нияз Мәҗитовның җавабы юк әлегә.

Мәгълүм ки, башкорт галиме Нияз Мәҗитов соңгы ике елда Уфа шәһәренең борынгылыгын исбатлау тырышлыклары белән дә йөрде. Хәзерге Уфа урынында 1 мең ярым ел элек үк Башкорт дигән шәһәргә нигез салынган дигән сүзләрне соңгы арада аның булышлыгы белән башкорт матбугат чаралары да еш куерта. Нияз Мәҗитов бу эшкә хәтта чит төбәкләрдәге галимнәрне дә җәлеп итте. Эксперт комиссиясе дигән төркем төзеп, Уфа урынында чынлап та борынгы шәһәр булган дигән нәтиҗә дә чыгарып куйдылар.

Башкортстанның үзендә дә, Уфа урынында борынгы шәһәр булуына караш төрлечә, билгеле. Башкорт галимнәре бу урында чын башкорт шәһәре булган, башкортлар яшәгән, дип расларга тырышса, башка милләтләр вәкилләре исә моңа шик белдерә. Ничек инде утрак тормышта яшәмәгән, күчмә тормыш алып барган башкортлар шәһәр төзесен, дигән сорау бирә алар. Әлбәттә, бу урында кечкенә шәһәрлек тә булгандыр, анда кешеләр дә яшәгәндер. Әмма аларның кайсы милләттән булуларын хәзер беркем дә анык кына дәлилли алмас кебек.

Соңгы елларда Башкортстанда төп халык, асаба милләт башкорт кына, дигән фикерне җәмәгатьчелек аңына сеңдерү бара. Шушы шартларда хәзерге Башкортстан җирләрендә борын-борыннан башкортларның үз дәүләтләре булган, дип исбатлау башкорт хакимиятләре файдасына, билгеле.
XS
SM
MD
LG