Accessibility links

Кайнар хәбәр

Десант төшәргә дә урын булмады


2 үктәбер кичендә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Музыкаль десант” быелгы сәяхәтенә нокта куйды. Әмма залда десантлык түгел, алма төшәрлек тә урын юк иде.

Залга 2500 артык кеше керә алды, әмма көнендә генә билет сатып алырга уйлаганнар ишек төбендә басып калды. Чөнки билетлар тамашага берничә көн кала сатылып беткән.

Җәйнең иң кызу июль һәм август айларында татар эстрадасының танылган йолдызлары Татарстанда сәяхәт иткән иде инде. Алар “Музыкаль десант” дип аталган гастроль турлары белән Татарстанның 14 шәһәрендә булып кайттты.

Быелгы “Десант”ның төп үзенчәлеге тамашаларның ачык һавада һәм бушлай үтүендә иде. Әмма Казанда алай булмады. Моңа карап кына яшьләр килмичә калмады. Алар 300 сум түләп, “Пирамида”ның иң затлы һәм дәрәҗәле тамашалары уза торган залда күңел ачты.

Әмма аның каравы, Арча, Байлар Сабасы, Баулы, Урыссу, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Җәлил, Норлат, Әлмәт, Кукмара, Әгерҗе, Балтачта бушлай үткән. 30-дан артык артист автобуска төялешеп Татарстан әле бер, әле икенче районында концерт куеп сәяхәт итте.



“Шунысы гына кызганыч, халык бик теләсә дә, “Музыкаль десант” Түбән Кама, Мамадыш, Чаллы шәһәрләренә “төшә” алмады. Хакимият башлыкларының никтер артистларны үзләрендә кабул итәселәре килмәде”, ди оештыручылар.

Оештыручылар әйтүенчә, зур концертлар район һәм авылларга бик сирәк килгәнлектән, әлеге тамаша үзенә күрә бер бәйрәмгә әйләнгән. “Хәтта халык бер-берсен “Бәйрәм белән!” дип котлап йөрде”, ди алар. Барлыгы бу концертны 200 меңнән артык кеше тамаша кылган.

Оештыручылар сүзләренә караганда, икенче ел рәттән оештырылучы әлеге чараның максаты - заманча татар музыкасы аша татар яшьләрен туган телгә һәм сәнгатькә җәлеп итү. “Ни дисәң дә, музыка – яшьләр белән аралашуның иң кулай ысулы бит”, ди “Барс-Медиа” ширкәте вәкилләре.
XS
SM
MD
LG