Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан сәнгатькәрләре Азәрбайҗанга китте


"Казан" бию ансамбле
"Казан" бию ансамбле

3-6 үктәбрдә Азәрбайҗан республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре уза.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге төркемдә шагыйрь, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Роберт Миңнуллин, “Казан” бию ансамбле, “La Ptimavera” оркестры, җырчылар Салават Фәтхетдинов, Идрис Газиев, Рөстәм Асаев, Резедә Галимова һәм башка сәнгатькәрләр бар.
Алар 4 үктәбр көнне Музыкаль комедия театрында булачак Татарстан мәдәниятен ачу көннәрендә чыгыш ясый. Осталар чыгышын Бакудан 27 чакрым ераклыктагы Хырдалан шәһәре тамашачылары да караячак.
Татарстанлылар Азәрбайҗанның милли китапханәсенә 19-20 гасырларда бу республиканың милли-демократик үсеш юлына багышланган китапларның электрон күчермәсен дә бүләк итәчәк. Аларның төп нөсхәләре Татарстан милли китапханәсендә һәм республика архивларында саклана. Шулай ук Азәрбайҗан бәйсезлеге өчен шаһид киткәннәргә чәчәкләр дә салыначак.
Мәдәният көннәре эчендә Азәрбайҗанның Музей үзәгендә “Татарстан рәссамнарының хәзерге сәнгате” дип аталаган күргәзмә дә ачылачак. Татарстанлылар шулай ук әлеге республикада яшәүче татар җәмгыяте вәкилләре белән дә очраша. Анда “Туган тел” вәкилләре исә үз чиратында “бәйрәм ашы кара-каршы” дигәндәй концерт күрсәтәчәк.
Азәрбайҗан татар мәдәнияте белән таныш инде. Моннан ике ел элек республикада Русия мәдәнияте көннәре булганда Камал театры барып “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Җанкиссәкәем”, “Телсез күке” спектакльләрен куеп кайтты. “Тамаша заллары тулы булды. Күтәренке күңел һәм көчле алкышлар белән каршы алган иделәр”,- дип искә ала ул көннәрне Камал театрының мөдире Шамил Закиров. Ике арада театраль элемтәләр урнашкан инде. Казан үзе дә Азәрбайҗан театрын кабул итте. Алар ике әсәр куеп китте.
Әле июнь уртасында гына Азәрбайҗан премьер-министры Артур Таир оглы Раси-Задә җитәкчелегендәге рәсми төркем Казанда булып китте. Ул вакытта Раси-Задә рухларыбыз якын безнең дигән иде.
XS
SM
MD
LG