Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума коррупциягә каршы канун өлгеләрен карыячак


Русия президенты коррупциягә каршы төрүга юнәлтелгән канун өлгеләрен Думага юллады. Депутатларга 4 документы тикшерергә тәкъдим ителә. Аларның берсе – коррупция белән көрәшнең төп юнәлешләрен билгеләүче канун өлгесе, калганнары – инде булган кануннарга төзәтмәләр. Аерым алганда, чиновникларга контрольне арттыру, бизнес өчен административ чикләүләрне киметү, хокук саклау оешмаларының вәкаләтләрен арттыру, ришвәтчелек һәм башка канун бозулар өчен җазаны кырыслату кебек төзәтмәләр тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG