Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:56

АКШта Вәкилләр Пулаты "коткару планын" тикшерә башлады


АКШ Конгрессының Вәкилләр Пулаты ил икътисадына ярдәм итүне күз алдында тоткан яңартылган план турында фикер алышуларны башлап җибәрде. Дүшәмбедә пулат бу планны кире каккан иде, берничә көннән АКШ Сенаты бу планны яңадан карап, кабул итте. Вәкилләр пулаты җитәкчесе Нэнси Пелоуси бу юлы тавыш бирүнең уңышлы булуына ышанычын белдерде.
Шушы тавыш бирү нәтиҗәләрен көтү сүрәтендә Европа һәм Азия финанс базарларында бәяләр төште.

XS
SM
MD
LG