Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:50

Кайберәүләр Ингушетиядә ватандашлар сугышы чалымнары сизелүен әйтә. Хәерчелектәге халык чарасызлыктан кулларына корал ала.

Әле бу атнада гына Ингушетиянең тышкы эшләр министры чак кына үлемнән котылып калды. Интыхарчы министр барган машина янында шартлау оештырды. Хөкүмәт вәкиле зыян күрмәсә дә, узып баручы 3 кеше һәм машинада булучылар җәрәхәтләр алды.

Тотрыклылык булмаган әлеге республикада шартлаулар инде гадәти хәлгә әйләнде. Мәскәү исә аны оештыручы дип санаган сугышчылар белән көрәш алып баруын әйтсә дә, күп кенә күзәтүчеләр хәзерге хәл инде ватандашлар сугышына тиң, ди. Ингушетиядәе оппозиция вәкиле Аушев та шундый фикердә тора.

“Ингушлар әлегә хәтле мөгаен бер халык та күрмәгән авырлыкларны кичергәндер. Без болай да бары 350 меңлек халык кына. Һәр көнне бомбалар шартлый, кешеләр үлә. Бу ватандашлар сугышына ошаган”, ди ул.

Чыннан да Аушев әйткәнчә, кешеләрне урлау, шартлатулар инде көндәлек тормыштагы гадәти күренешкә әйләнде.

“Мемориал” кеше хокукларын яклау үзәге белдерүенчә, бары гыйнвардан алып августка кадәр генә дә 60 артык кеше үтерелгән.

Русия җитәкчеләре бар гаепне Ислам сугышчыларына япмакчылар, имеш чит ил тарафыннан якланган бу төркем төбәктәге тотрыклылыкка зыян салмакчы.

Ләкин анда яшәүче гади халык исә федераль көчләрнең башбаштаклыгы, чәчәк аткан коррупция, 75% кешенең эшсезлеге һәм хәерчелек яшьләрне кулларына корал алырга мәҗбүр итә, ди.

Күпчелек халыкның ачуы шулай ук Мәскәү тарафыннан якланган, элек КГБда эшләгән Ингушетия президенты Морат Зязиковка юнәлгән. Узган айда оппозициядәге интернет сәхифәсе җитәкчесе Мөхәммәт Евлоев үтерелгәч, президент Зязиковка каршы урам чаралары узды.

Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазияне яклап Тифлис белән сугышуы исә бу төбәктәге халыкның тагын да ачуын кабартты. Чөнки Мәскәү үз илендәге, ягъни Ингушетиядәге авыр яшәүче, фәкыйрь халыкка ярдәм итәсе урынына, Көньяк Осетия һәм Абхазиягә миллионлаган сумнар тота.

“Мәскәүнең Көньяк Осетияне бәйсез дип таныганнан соң икенче көнне үк кавказдагылар ни өчен бер халык проблемасы санаулы көндә хәл ителә, ә икенче халыкныкы 20 елларга сузыла диде. Кавказда һәрбер кеше моны бик авыр кабул итә”, диде Мәскәүдәге Карнени үзәгенең Кавказ белгече Алексей Малашенко.

Белгеч әйткән 20 елга сузылган проблема ул - ингуш һәм осетин халкы мөнәсәбәтләренең киеренке хәле белән бәйле. Шул нисбәттән Ингушетиянең иҗтимагый оешма вәкилләре, 1992 елгы осетин-ингуш мәсьәләсен хәл итүне сорап Русия президенты Медведевка мөрәҗәгать итте.

“Безнең җирләрнең 70% осетиннар басып алган. Без үз өйләребездән куылдык һәм анда Көньяк Осетия кешеләре кереп утырды. Хәтта без дә бит Русия ватандашлары. Ингуш халкы Шурасы Хәзер Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойтыга хат әзерли. Анда ингушлар үз җирләрен кире кайтаруны таләп итә”, ди Аушев.

Ә Төньяк Кавказ проблемаларын өйрәнүче Халыкара комитеты башлыгы Руслан Кутаев Ингушетиядәге проблемаларны хәл итү өчен Русия хакимиятенең сәяси теләге булырга тиеш, ди.

1992 елгы осетин-ингуш низагыннан соң, качак ингушлар инде 16 ел үз өйләренә кайта алмый. Ул чакта барлыгы 500гә якын кеше үлде, 40 меңе качак булды.

XS
SM
MD
LG