Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:41

3 октябрьдә Мөхәммәт Миначев җитәкчелегендәге халык-демократик «Ватан» партиясе Мәскәүнең Пушкин мәйданында пикет уздырды.

Бу пикет мәгариф турындагы федераль кануннан милли компоненты гамәлдән чыгаруга каршылык күрсәтүгә багышланган иде. Шулай ук пикетчылар тоткан плакатларда проваслав чиркәвенең мәктәпләргә проваслав дин нигезләрен кертүгә каршылык белдергән өндәмәләр дә бар иде. Пикетчылар күп түгел иде Пушкин мәйданында.

Мөхәммәт Миначевның белдерүенә караганда, килергә вәгъдә итүчеләр дә ни өчендер килеп җитмәгән. Ул шулай ук Дәүләт Думасы депутатларына да хәбәр итүен белдерде. Ләкин алар да дәүләт эшләре белән бик мәшгүлъ булуларын сәбәп итеп, пикетка бара алмауларын әйткәннәр.


Пикетчылар мәйданга килеп плакаталарын ачар-ачмас, аларны унга якын милиционер уратып алды. Бу хакта Миначев, пикетны тыярга тырышып карадылар. Имеш безнең рөхсәт юк, дип торалар. Мин аларга үзәк административ округтан алган рөхсәт кәгазен күрсәттем. Кабат бәйләнмәделәр - , диде.





Бу канунга карата Татарстанда ниләр башкарылганын белмибез , диде Мөхәммәт Миначев, ә менә Башкортстаннан без дә ул темага пикет уздырачакбыз дип, «Күк бүре» дигән башкорт оешмасы элемтәгә чыккан иде. Алар тәкъдим иткән көнне Мәскәүдә уздырырга безгә рөхсәт бирмәделәр. Ләкин алар пикет уздырганнардырмы, ул хакта мәгълүмәтебез юк, диде Миначев.

Сез инде мондый пикетларны еш уздырасыз, берәр файдасы чыгамы соң дигән сорауга Мөхәммәт әфәнде, файдасы бар дип уйлыйм, атом энергиясе министрлыгы каршында уздырырылган пикеттан соң, 50 ел элек Чиләбе өлкәсендә булган атом фаҗигасе корбаннарына карата ниндидер ташламалар ясалды бит, - диде.


Шунысы да кызыклы дип әйтергә була, пикетчылар яныннан халык битараф кына узып китмәде. «Нинди милли компонент?», «Ул нинди канун?», «Кем аны гамәлдән чыгарган?» дип, төпченә башладылар. Үзен укытучы дип таныткан бер ханым, безнең мәктәп күпмилләтле мәктәп, мин үзем чит телләр укытучысы, бездә дин нигезләрен укытмыйлар, андый фән юк, без башка телләрне дә өйрәнү ягында, диде.







Тагын берничә ханым Мәскәүдә грузин, әрмән, корея, төрек мәктәпләре бар бит, диештеләр. Шулай ук ул ханымга кушылган бер әфәнде, дин мәктәптән аерылган, дәүләт тә диннән аерылган. Нигә соң ФСБда эшләгәндә чиркәүгә чукынырга йөрмәгән Путин чукына башлады, дигән сорауны бирде. Ул пикет янында туктаганнардан җавап көтмәде кебек. Ләкин бер апа аңа, Аллага кайткандыр дип җавап бирде. Аллага кайтмаган ул, чукынса тавыш күбрәк җыелыр, дип кенә уйлый, - диде пикет белән кызыксынган әфәнде.

Халык пикетчылар яныннан тиз генә китмәде, барысы да үз сорауларына җавап алырга тырышты. «Ватан» партиясе байрагын һәм Татарстан әләмен күтәреп торган пикетчылар үзләре белгәнчә милли компонет турындагы канунны аңлатырга тырыштылар.

Үзен чит ил телләре укытучысы дип таныткан апа гына, туган телне өйрәнергә кирәк, безнең килен милләте белән казах иде, балаларына кечкенәдән казахча өйрәтмәде, ә хәзер инде, СССР таркалгач аларга туган тел бик кирәк, хәзер үкенә, ләкин балалары казах телен белми, диде.

Бу пикет мәгариф турындагы канунга милли компонетны кайтаруда үз өлешен кертерме, анысын әйтүе кыен, ә менә алар каршыннан узган берничә Мәскәү кешесе бу канун хакында азмы күпме мәгълүмат алды дип әйтергә була.

XS
SM
MD
LG