Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:48

Цхинвалдагы шартлаудан Русия югары хәрбие дә үлгән


Көньяк Осетиядә бомбалы машина шартлаудан үлгән Русия хәрбиләре арасында Көньяк Осетиядәге Русия хәрби көчләре берләштерелгән идарәсе башлыгы, полковник Иван Петрик та булган. Бу хәбәрне Русия армиясе сүзчесе раслады.

Көньяк Осетия янындагы буфер зонадагы Гөрҗи авылы кешеләреннән тартып алып Цхинвалга китерелгән ул машина Петрик идарәсе каршында шартлаган диелә.

Көньяк Осетия эчке эшләр министры Михаил Миндзаев җомга көнне булган ул шартлау корбаннары саны артты, 8 русия хәрбие, 3 цивиль үлде дип әйтте диелә.

Моңарчы цивиль корбаннар турында берни дә әйтелмәгән, 7 хәрби үлде диелгән иде.

Миндзаев әйтүенчә, шатрлауга кадәр Русия хәрбиләре машина белән бергә 3 цивильне дә тоткарлаган булган.

Русия саклану министрлыгы бу шартлауны төбәктә тынычлык урнаштыруга каршы юнәлтелгән "террор гамәле" дип атады.

Грузия эчке эшләр министрлыгы бу эшкә катнашы булуын кире кагып, бу Русия көчләрен Грузиядән чыгаруга каршы оештырылган провокация дип белдерде.

XS
SM
MD
LG